1 апрель 2016 яңалыклары
-
"Җәлил" агрофирмасында тукландыру эшләре башланды
"Агрокөч төркеме" оешмасы составына керүче "Җәлил" агрофирмасы басуларында күпъеллык үлән һәм уҗым культураларын тукландыру башланды. Бу эшкә "Туман" агрегаты чакырылды. Селитра ашламасы көзге бодай һәм күпъеллык үләнгә 1 гектарга 2 центнер исәбеннән кертелә. Агрегатны ашлама белән тәэмин итүдә өзеклек юк. Бу эштә КамАЗ машинасы на корылган кран-манипуляторда Мөхәммәдиев Радик һәм...
-
Кыр эшләрендә тоткарлык булмас, диләр "Сарман" агрофирмасында
«Сарман» агрофирмасында техник караулар оешкан төстә узды. Тракторлар, үзйөрешле машиналар һәм аларның арбалары Әлмәт, Мортамак, Морбаш, Янурыс, Кәүҗияк бүлекчәләрендә төзекләндерелеп, техник карауларга да шунда куелдылар. Иң яхшы әзерлекле дип Янурыс бүлекчәсе табылды. Биредә ремонт эшләре механик Ләззәт Шәрипов җитәкчелегендә алып барылды. Сармандагы МТСта куәтле чит ил техникалары тупланган. Алар, нигездә,...
-
Татарстанда хатын-кыз мәете табылган
Ютазы районында бер эшче 30 март көнне кар өстендә яткан хатын-кыз мәетенә тап була. Мәетнең башы җәймә белән уралган һәм өстеннән ике пакет кидерелгән булып чыга. Хатын-кызга 35-45 яшьләр тирәсе булган. Ул көч кулланып үтерелгән һәм кар өстендә ике айлап чамасы яткан. Хәзерге вакытта аның шәхесе ачыклана, тикшерү эшләре бара.
-
Районда санитар-экологик икеайлык башланды
Бүген, 1 апрельдә, Республикада санитар-экологик икеайлык старт алды. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Икеайлык кысаларында "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Үзәк территориясе кыштан соң һаман бетәргә "теләмәгән" кар һәм боздан чистартылды, чүпләр җыелды.
-
Эрдоган Россия белән дуслашырга исәпли
Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, региональ проблемаларны чишү өчен, Россия белән хезмәттәшлекне тергезергә ниятли. Россия белән Төркиянең аралары узган елның 24 ноябрендә бозылды. Ул көнне Сириядә Төркия самолеты Россиянекен бәреп төшерде. Хәзер Эрдоган мөнәсәбәтләр янәдән яхшырыр, дип өметләнә. ria.ru interpolit.ru сайтыннан фото
-
Районда язгы кыр эшләре башланды
Районда язгы кыр эшләре башланды. Басуларга беренчеләрдән булып «Җәлил» һәм «Сарман» агрофирмасы механизаторлары чыкты. Алар иртәнге һәм кичке якта күпьеллык үлән һәм көзге бодай мәйданнарына ашлама кертәләр. Эшләр «Туман» агрегатлары белән башкарыла. Шушы көннәрдә «АН-2» самолетлары да килергә тиеш. Бу эшне күпкә тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.
-
1 апрельдән район халкын үзгәрешләр көтә
...Һәм бу Көлке көне белән бәйле түгел. Сезне бүгеннән башланачак үзгәрешләр белән таныштырабыз. Республикада нәниләрне балалар бакчаларына алу буенча кампания старт ала. Быел мәктәпкәчә кадәр белем бирү учреждениеләрендә 36 меңгә якын урын бушый. ЕГАИС системасы эшендә кимчелекләр булса, алкоголь сатучыларга карата санкцияләр кулланылачак. Кибетләрдә алкоголь сату онлайн-режимда раслана башлый. Бензин...
-
Сарманда да мәзәк хәлләр була
1 апрельнең рәсми аталмасы - Көлке көне. Халык телендә аны "Алдакчы көне" дип тә йөртәләр. Бу көнне бер кем дә катнашсыз калмый: кемдер алдый, кемдер алдана. Сезнең дә төрле кызыклы хәлләргә юлыкканыгыз бардыр, хөрмәтле интернет кулланучылар. Алар турында безгә дә сөйлисегез килсә, комментарийларда языгыз.
-
Сарманда язгы чакырылыш комиссиясе эшен башлады
Бүген хәрби хезмәткә чакырылыш буенча комиссия үз эшен башлап җибәрде. Комиссия членнары язгы чакырылышка тәкъдим ителгән егетләрне кабул иттеләр. Эш барышында булачак солдатларның теләкләре тыңланды. Безнең районнан язгы чакырылышка 50 егетне хәрби хезмәткә чакыру нормасы бирелгән. Хәзерге вакытта илнең төрле почмакларында 150ләп район егете хезмәт итә. Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының...