1 март 2016 яңалыклары
-
Райондашыбыз Гөлдания Хәйруллина зур бүләккә ия булды
Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булды. Дәүләт бүләген җырчыга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырган. - Президенттан җылы сүзләр ишетеп, дәүләт бүләген алу - бик рәхәт, күңелле. Эшләгән эшеңә, хезмәтеңә зур бәя биргәч, канәгатьлек хисләре тоясың. Күңелдә җылы хисләр уяна һәм иҗат итү теләге...
-
Машина алганда ана капиталын куллану тәкъдиме хупланмады
Дәүләт Думасы депутаты Вадим Соловьев Россиядә чыгарылган машина алганда ана капиталын куллануны тәкъдим иткән иде. Тик Россия Хөкүмәте бу тәкъдимне хупламады. intertat.ru
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Яз гүзәле" дигән конкурс игълан итә
Бер конкурсыбыз тәмамлану белән, аңа алмашка икенчесе килә. 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан без "Яз гүзәле" дигән конкурс үткәреп алырга булдык. Кадерле әниләр, әбиләр, апалар-сеңелләр, сездән матур фотолар һәм үзегез турында кыскача мәгълүмат көтеп калабыз. Аларны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. ВКонтакте челтәреннән фото
-
Сарман песиләре бәйрәмнәрен "билгеләп үтәләр"
1 март - язның беренче көне генә түгел, Россия песиләре көне дә. Бүген бу йорт хайваннарына карата аеруча игътибарлы булырга кирәк. Ягымлы, иркә песиләрне яратмаган кеше бик сирәктер.
-
"Әтием һөнәре" конкурсында җиңүчеләр билгеләнде
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" игълан иткән "Әтием һөнәре" конкурсында Сарманнан Марат Галиев җиңүче булды. Аны үзебездә кунакта көтеп калабыз. Килгән фотолар арасыннан иң оригинален дә билгеләдек. Шундый булып Иске Кәшер авылыннан Раел Шәрифуллинныкы танылды. Аның турында газетада янгын сакчылары көненә туры китереп язып чыгачакбыз.
-
Районда язның беренче көне җылы килде
Кадерле дуслар! Эш кызулыгы белән онытсагыз, исегезгә төшерәбез - бүген язның беренче көне. Аның белән бәйле төрле сынамышлар да бар: - әгәр дә төнлә көчле җил булса, явым-төшемнәр һәм җылыту көтелә; - язның беренче көне җылы булса, димәк, суытачак әле; - каргалар кычкырса, шулай ук суык булачак; - куе томан...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты
Хөрмәтле дуслар! Сезгә сыр белән яшеллектән аш рецептын тәкъдим итәбез. Моның өчен ике данә йомшак сыр, бер баш суган, бер кишер, яшеллек (тәм буенча), дүрт бәрәңге, зәйтүн мае, тәмләткечләр кирәк була. Кәстрүл белән су куйганнан соң, зәйтүн маенда суган һәм кишерне кыздырырга кирәк. Кызгач, аларны суга өстисе, шулай ук шакмаклап...