«Әнием шөгыле» бәйгесенең чираттагы катнашучысы - Әхәтова Илмира
Оекбаш нигә җылы ?
Минем әнием Гиздәтуллина Нәбирә Миннәхмәт кызы. Мин ул бәйләгән җылы оекбашлар киеп үстем.Аның җылы куллары белән бәйләнгән оекбашлар әниемнең күңел җылысын саклый.Үзем дә әни булгач балаларыма минем җылылыкны тойсыннар дип мин дә оекбашлар бәйли башладым..Ә бу һөнәргә мине әнием өйрәтте.
Ә бу оекбашлар миңа килеп эләккәнче нинди юл үткән соң? Ул нинди җептән бәйләнгән? Ул җепне ничек ясаганнар? Минем шушы сорауга җавап бирәсе килде һәм мин эзләнү эшемне башладым.
Ярдәм сорап мин әнием янына бардым,чөнки ул безгә күңел җылысын кушып бәйләгән җылы оекбашларын бик күп.Әнием бәйләгән оекбашлар матур, җылы һәм чыдам була. Йон оекбаш турында аннан да күбрәк белүче булмас дип уйладым.
"Әниләрдән, әбиләрдән калган һөнәр инде бу. Тынычландыра да, аннары кибетнеке түгел инде, ни дисәң дә, аякка да җылы, йомшак та. Хәзер бит заманалар башка, кибетләрдән җаның ни тели шуны алырга була. Сез йонны кайдан алуларын да, ничек эшкәртүләрен дә белмисез шул. Яшьләрне гаепләп булмый. Заманасы шул. Ә шулай да әби-бабайларыбыздан калган мирасны белергә кирәк”, - дип сүзен башлады әни.
Бу оекбашлар сарык йоныннан бәйләнгән. Яз коне әни сарык йонын алырга чыкканда мин дә ияреп чыга идем .Сарыкны егып сала ,акларын бәйли иде әни.Мин башта сарыкнын башын гына тотып тора идем.Ә аннары уземәдә кызык була башлады.Нишләп сон әле мин алып карамый дигән сорау туды.Әнием башта гади кайчы белән алырга өйрәтте
Махсус кайчылар ярдәмендә елга ике тапкыр (көз һәм яз) сарыкның йонын кыркып алалар.Аннан соң йонны язалар. Йон язганда мамык кебек җиңел булып кала, чүпләрдән арына. Кайбер җирләрдә аны йон тетү диләр.
Йонны махсус җайланма, кабага бәйләп куеп, йоннан җеп эрлиләр. Безнең якларда йон җегерләү дип әйтәләр. Йонны бер кул белән әкрен генә тарталар, ә җепнеорчыкка урап баралар. “Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнүең үзең өчен булыр”, - дия-дия, әнием эшенең һәрбер адымын аңлатып, нечкәлекләрен күрсәтеп, эшләтеп карап барды.Әнием:“Йон җегерләгәндә орчык җырлап торырга тиеш”, -ди. Чынлап та, игътибар белән тыңласаң, орчыкның серле җырын ишетергә була.
Аннан соң ике орчыкны бергә китереп, җепне йомгакка урыйлар яки йомгакка чорныйлар. Аннан соң җепне орчык ярдәмендә катасың.Орчыкны әкрен генә әйләндерәсең һәм җеп ике катлана. Мондый җеп ныклы була.Орчыкта барлыкка килгән җепне киләпкә салалар.Киләпне юарга кирәк, чөнки сарык йоны майлы, оекбаш бәйләгәндә уңайсыз була.Югач, ак җеп барлыкка килә.Киләпне йомгакка урыйлар.
Йомгак әзер.Инде оекбаш, бияләй бәйләргә була.
Хайван йонының табигый үзлекләре гаҗәеп икән. Ул һаваны яхшы үткәрә, шуңа күрә йон киемнән кызу да булмас, өшетмәс тә. Йон дымны да сеңдерә. Шуңа күрә йон кием кигән кешенең тәне озак вакыт коры була. Әхәтова Илмира, Сарман урта мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев