Вилдан Рамазанов Азалакта һаман яши кебек
«Чик буеннан чигенүдән дә читен һәм куркыныч хәл булуы мөмкин түгелдер», – дип язган ветеран үзенең истәлекләрендә.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алырга санаулы гына вакытлар калып бара. Безнең районыбыздан да 11 мең ир-егет илебез бәйсезлеге өчен яуга күтәрелә. Аларның 7500е, исемнәрен мәңгелек данга төреп, яу кырларында ятып кала. Исән кайткан 3752 ветеран арасында Азалак авылыннан Вилдан Рамазанов та була. Ул 1923 елның 13 августында Азалак авылында туа, 2003 елның 22 июнендә шунда ук вафат була. Бүген без газета укучыларыбызга аның Бөек Җиңүнең 50 еллыгы уңаеннан ясаган чыгышын һәм сугыш турындагы истәлекләрен тәкъдим итәбез.
Алар һәм Вилдан ага турындагы мәгълүматлар район Башкарма комитетының архив бүлегеннән алынды.
– 1418 көнгә һәм төнгә сузылган Бөек Ватан сугышында 20 миллионнан артык (ред.: хәзерге статистика буенча – 27 миллион) совет кешесе һәлак булды. Сугышның һәр көнендә – 14104, һәр сәгатендә 588 ватандашыбызның гомере өзелде, һәр 6 секунд саен бер совет солдаты үтерелде. Һәр үлгән совет кешесен искә алу өчен берәр минут кына басып торсак та, 95 ел вакыт кирәк булыр иде. Кеше акылына сыймаслык фаҗигале саннар, моны онытырга бер генә кешенең дә хакы юк.
Фашизмны тарихи җиңүебез озакка сузылган авыр көрәштә яуланды. Ленин партиясе, Ватаныбызны саклау өчен курку белмәс кешеләр тәрбияләп үстерде. Дошманга каршы олысы да, кечесе дә көрәште. Фронтка киткән ирләрне производствода хатын-кызлар һәм үсмерләр алыштырды. Алар корал ясадылар, иген иктеләр. Миллионнарча совет кешесе оккупацияләнгән территорияләрендә дошманга каршы изге көрәш алып барды. Аларның батырлыгы, барлык сугышчылар, солдат һәм офицерларныкы кебек үк, онытылмас. Икенче бөтендөнья сугышының һәм аның иң мөһим состав өлеше булган Бөек Ватан сугышының сабаклары бүген дә әһәмиятен югалтмый. Алар империализмның агрессив асылы турында һәрвакыт хәтергә төшереп торалар. Әле хәзер дә дөньяның күп кенә урыннарында кеше каны күпләп коела, сугыш хәрәкәтләре бара. Кешеләр, уяу булыгыз, зур фаҗигә килү мөмкинлекләре бик зур.
Инде хәзер үзем турында берничә сүз әйтәсем килә. Авылдашлар безне Совет Армиясе сафларына чираттагы хезмәткә 1940 елның сентябрендә озаттылар. Мин 207 нче эре калибрлы артиллерия полкында топограф-хисаплаучылар, ягъни пушкаларга ату өчен команда әзерләүчеләр отделениесе командиры булып хезмәт иттем. 1941 елның 16 июненә кадәр Винница шәһәрендә тордык. Аннары Румыния чигенә күчерделәр. Сугышның беренче сәгатьләреннән үк дошман уты астында калдык. Канлы сугышлар башланды, күз алдыбызда бик күп иптәшләребез һәлак булдылар, без аларның үле гәүдәләрен дә яхшылап җирли алмадык, чөнки тәпи өсте йөрергә мөмкин түгел иде. Төн җиткәч, кайберләрен эзләп табып җирләдек. Сугышның беренче көннәрен, андагы коточкыч хәлләрне яза белеп булмый, дөнья бетү шушы икән, дип, җүләр кеше шикелле атуыңны, сугышуыңны дәвам итәсең. Без торган урында 120 километр озынлыкта ныгытылган оборона сызыгы иде, немец, румын солдатлары анда границаны үтә алмадылар, оборонага күчтеләр, ләкин озакка түгел. Өч көн дигәндә, безнең оборонаны икенче җирдән өзеп, безнең артка 70 километр ераклыкка үтеп киттеләр. Безнең алга чолганышта калу куркынычы килеп басты. Безне төнлә белән чигендерделәр. Бу 1941 елның 25 июнь көне иде. Шулай итеп, без зур югалтулар белән, канлы сугышлар дәвамында, фашист гаскәрләренең каты һөҗүме астында чигенергә мәҗбүр булдык. Чик буеннан чигенүдән дә читен һәм куркыныч хәл булуы мөмкин түгелдер...
Язманы тулысынча «Сарман» газетасының 28 март санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев