Сугыш кырын кичкән бабам Шәрипҗан Әхмәтҗан улы бүген 101 яшен тутырды
Нәселем горурлыгы.
Кирәкми безгә сугыш,
Булмасын бу куркыныч,
Булсын бөтен ил тыныч!
Мин – сугышның ни икәнен белмәүче кыз. Бу сүзне ишетү белән, бөтен тәнем чымырдап куя. Бу сүз – минем өчен бик куркыныч сүз. Аның турында китаплардан укып, кинолардан күреп, әби-бабайларыбыз, укытучыларыбыз сөйләгәннәрдән ишетеп кенә беләбез. Илебез күптән түгел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итте. Без – бик бәхетле балалар, чөнки тыныч тормышта яшибез.
Сугыш авырлыклары турында ветераннарыбыз да сөйлиләр. Шунысы кызганыч, аларның сафы елдан-ел сирәгәя бара. Безнең Сарман районында да алар икәү генә калды. Шуларның берсе минем карт бабам Шәрипҗан Әхмәтҗанов булуы миндә аеруча горурлык хисләре уята.
Минем бабамның язмышы үзенчәлекле, әмма башкаларныкы белән охшаш яклары да күп. Ул – Илексаз авылының аксакалы, районның иң өлкән кешеләренең берсе. 22 июнь көнне аңа 101 яшь тула.
Балачагы Илексаз авылында узган егетне 1939 елда вербовка белән Пермь якларына заводка җибәрәләр. Сугыш башланган, дигән хәбәрне дә шунда ишетә ул. Туган авылына кайта. 1942 елда авыру әнисе вафат була. Карт әтисе белән энесен калдырып, шул елның сентябрендә 18 яшьлек егет фронтка китә. Иң элек булачак солдатларны хәрби комиссариаттан Бөгелмәгә алып китәләр. Анда башка районнардан да егетләр кушылалар, һәм аларны башта – Норлатка, аннан Рязаньга озаталар. “Хәсрәт тулы йөзләрне, сагыш тулы күзләрне әле дә оныта алмыйм”, - дип сөйли Шәрипҗан бабай. Себер тимер юлы буйлап Ленинградка барып җитәләр. Бу вакытта шәһәр камалышта була, аңа Ладога күле аша керәләр. Бабам 9 нчы авиацион-төзекләндерү батальонына эләгә. Сугышчылар очу полосаларын чистарталар, очышка әзерлиләр, окоплар казыйлар. Илне фашистлардан азат итү теләге шулкадәр көчле була, хәтта солдатларны дошман пулялары, бомбалары да куркытмый. 1944 елның гыйнваренда, Ленинград блокадасы өзелгәч, аларны Кронштадт аэродромына күчерәләр. Дошман уты астында эшли-эшли, көнбатышка таба юл алалар. Тирә-якта төтен, көек исе, снарядлар, миналар шартлый. Эстониядә, Латвиядә, Көнчыгыш Пруссиядә һәм башка бик күп урыннарда аэродромнар төзиләр. Шулай итеп, Германиягә дә барып җитәләр. Җиңү көнен Шәрипҗан бабай шунда каршылый. Сугыш тәмамлангач та, тиз генә кайта алмый әле ул, хезмәтен дәвам итә. Туган авылына 1947 елның җәендә генә кайта.
Шәрипҗан бабамның күкрәген орден-медальләр бизи. Аның батырлыгын, фидакарьлеген раслаучы II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Сугышчан батырлыклары өчен”, “Ленинград оборонасы өчен”, “Георгий Жуков” һәм бик күп юбилей медальләре бар.
Сугыштан соңгы тыныч тормышта да сынатмаган бабам. Көнне төнгә ялгап, озак еллар колхозда тырыш хезмәт куйган. 1947 елда Илексаз авылының иң уңган, иң чибәр кызларының берсе – Миңненур әбиемә өйләнгән. Алар 75 ел тигез тату, үрнәк гаилә булып гомер иткәннәр, авырлыкларны бергә җиңеп яшәгәннәр. Берсеннән-берсе акыллы биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Шуларның берсе – минем бабам Фәрит, әниемнең әтисе. Кызганыч, карт әбием гүр иясе булды. Шәрипҗан бабай кызы Фәридә апа тәрбиясендә төп нигездә яши. Алар туганнарны, 10 онык, 18 оныкчыкны бергәләп каршы алалар, кунак итәләр.
Шәрипҗан бабай – гаиләбездә дә, авылда да, районда да ихтирамга лаеклы зат. Быел, район Советы карары белән, карт бабама “Сарман районының Почетлы гражданины” исеме бирелде.
Мин, утлы елларда кулына корал тотып, илебез азатлыгын яклаган, сугыштан соң илне торгызуга зур өлеш керткән, районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсендә күп еллар хезмәт иткән, матур гаилә корып, игелекле балалар үстергән һәм бүгенге көндә дә тормыштан ямь-тәм табып, барчабызны сөендереп яшәүче карт бабам белән горурланам, аңа тагы да озын гомер, тыныч көннәр, хөрмәтле имин тормыш телим.
Әминә Рәхимҗанова, Сарман урта мәктәбенең 2 А сыйныфы укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев