Партизаннар хәрәкәтендә Сарман егетләре дә катнашканнар
2009 елның 10 ноябрендә Белоруссия республикасының Витебск өлкәсендә партизаннар хәрәкәтендә катнашкан татарлар хөрмәтенә һәйкәл ачыла.
Бу һәйкәлне ачу эшенә Татарстан тарихчылары зур көч куялар, аларны ул вакытта җөмһүриятебезнең Президенты булган Минтимер Шәймиев тә бик нык яклап чыга һәм булышлык итә. Бу стела Бөек Җиңүнең 65 еллыгы хөрмәтенә ачыла. Һәйкәл 825 батальон легионерларының партизаннар ягына чыгуы һәм алар белән беррәтән фашистларга каршы сугышулары хөрмәтенә куела. Бу легионерлар арасында Сарман районы егетләре дә була.
Фашистлар Германиясе әсирлеккә төшкән Кызыл Армия сугышчыларын үз файдасында, ватаннарына каршы сугышта кулланырга тели һәм татарлардан һәм татар телен белгән мари, мордва, чуашлардан берничә батальон төзи. Алар арасында Башкортстаннан да кешеләр була. Гайнан Кормаш, Муса Җәлил, якташыбыз Зиннәт Хәсәновтан торган төркем татар легионерлары арасында туган илгә каршы сугышмау хакында агитация алып барганнар. 1943 елның 23 февралендә белорус партизаннарына каршы көрәшү өчен җибәрелгән татар легионерларыннан 506 кеше кораллары белән партизаннар отрядларына кушыла. Немец командованиесе документларыннан күренгәнчә, тагын 51 татар восстание барышында үтерелә, кулга алына һәм атыла. Партизаннар ягына чыгучыларны төрле отрядларга бүләләр. 356 кеше – Я.Захаров җитәкләгән 1нче Белоруссия партизан бригадасына, калган сугышчылар исә башка отрядларга җибәрелә. Бу бригаданың Григорий Курмелев отрядына (ул “партизаннар ротасы” диеп тә аталган) 79 татарны кушканнар. Араларында Сарман районы кешесе дә була. Бу мәкаләдә сүз Дими Тарлау авылы егете Зиннәтуллин Сәгдәтулла Зиннәт улы хакында барыр.
Алар Бөек Ватан сугышына бер гаиләдән өч кеше китәләр: аталары Зиннәтулла Гарифуллин, аның уллары, мәкалә герое Сәгдәтулла Зиннәтуллин һәм кече малайлары Гатиятулла Зиннәтуллин була. Аларның өчесе дә сугыштан исән-сау кайту бәхетенә ирешәләр.
Сәгдәтулла абый сугыш барышында әсирлеккә алына. 1942 ел ахырында татарча белгән әсирләрдән “Идел-Урал” легионы төзелә башлый. 1943 елның февраль уртасында 825 нче батальонны белорус партизаннарына каршы оештырылган җәза операциясендә кулланырга уйлыйлар. Легионерлар партизаннар белән элемтәгә керәләр. Провокация булмасын өчен, партизаннар үз шартларын куялар. Легионерлар Сеньково, Гралево һәм Сувары авылларындагы фашист гарнизоннарын тар-мар итәргә, өч төркемгә бүленеп, кораллары белән партизаннар ягына чыгарга, аннан соң ул корал һәм сугыш кирәк-яракларын тапшырырга тиеш булалар. Дошманнан алып чыккан кораллар аз булмый: өч орудие, дүрт миномет, дүрт станоклы һәм егерме ике кул пулеметы, күп санда шәхси утлы корал, егерме алты кирәк-ярак төялгән атлы олау.
Фашист командованиесе, партизаннарны юкка чыгарырга теләп, җәза операцияләрен 1943 елның март аенда ук башлый. Партизан командованиесенең донесениеләреннән күренгәнчә, татарлар фашистларга каршы көрәштә үзләрен бик яхшы сугышчылар итеп күрсәтәләр. Чолганыштан чыгу өчен каты бәрелешләрдә байтак татар легионерлары һәлак була. Аның сәбәпләрен соңрак ачыклыйлар. Алар өчәү була: татарлар сугышлар барган тирәлекне белмиләр; алар немец формасын әле алыштырып өлгермәгән, һәм барча партизаннар бу хакта хәбәрдар булмый; партизан командирлары легионерларны еш кына дошманны тоткарлау өчен калдырганнар. Бу татарлар соңгы чиккәчә сугышканнар, икенче тапкыр да әсирлеккә эләгүчеләрнең язмышын алар күзаллаганнар инде. Чолганыштан чыккач, легионерларның бер өлешен – тикшерү органнарына, бер өлешен –Кызыл Армиядә сугышырга, бер өлешен партизаннар отрядында калдыралар.
Сугыш тәмамлангач, Сәгдәтулла Зиннәтуллин да бер ел тирәсе инде безнекеләр оештырган фильтрация лагеренда тикшерү үтә. Бер гаебе дә табылмагач, ул туган ягы – Сарман районының Дими Тарлау авылына кайта. Аның әнисен, шул чордагы законнарга нигезләнеп, халык телендә әйтелгәнчә, “бер кесә бодай өчен” кулга алып утыртканнар. Сәгдәтулла абыйның энесе Гатиятулла, сугышта батырлыклар күрсәтеп, орденнар белән бүләкләнеп кайткан кеше буларак, әнисен төрмәдән чыгару өчен күп тыраша, “Сталинга да хат яза” һәм аны коткарып калуга ирешә. Соңрак Гатиятулла Урта Азия якларына күчеп китә һәм шунда вафат булганчы яши.
Сугыштан соңгы елларда тоткында булган кешеләргә караш яхшы түгел иде. Сәгдәтулла абыйга моны үз җилкәсендә татырга туры килә. Сталин үлгәнче, район үзәгенә атна саен барып күренү зарур була, ниндидер сорауларга да җавап бирергә туры килә. Эшкә урнашу буенча да зур кыенлыклар туа, аның кызы Салиха әйтүе буенча, аз гына җаваплылык сораган эшкә дә аның әтисен алмаганнар. Әсирлеккә эләккән кешеләргә караш бары тик 1980 елларның икенче яртысында гына үзгәрде. Сәгдәтулла абый “Петровка” совхозында балта остасы булып та, башка эшләрдә дә хезмәт куя. Ул 1996 елда вафат була һәм Дими Тарлау авылы зиратына җирләнә. Ветераннар исән вакытта күп әйберләр белән үзебез дә кызыксынмаганбыз, хәзер исә архив материалларын һәм кешеләрдән кайбер истәлекләрне генә сорашып беләбез.
Партизаннар отрядында төзелгән исемлектә Сәгдәтулла Зиннәтуллин Курмелёв отрядына кушылган татар легионерлары исемлегендә 38 сан белән язылган һәм анда болай язылган: “Зиннатуллин Саг. Зинат. −1921, татар, 4 кл, б/п; ТАССР, Сарманский рн, д. Демет Орлова; в колхозе, колхозник; рядовой; ТАССР. Сарман рн, д. Демет Орлова; из плена”.
Исем-фамилия, район. авыл исемнәрен татарча белмәгән писарь ничек ишеткән, шулай язган. Курмелёв отрядына кушылган татар сугышчыларының белем дәрәҗәсенә игътибар иткәч, шундый кызыклы әйбергә тап булдык. Исемлектәге 79 татар егетенең 57сенең белем дәрәҗәсе 1-4 класс икәне күренә. Аларның да берничәсе – бөтенләй “малограмотный”, 15 кешенең – 5-7 класс, бары тик 7 кешенең генә 10 класс бетерүе аңлашыла. Хәзерге вакытта патриотизм турында күп сөйлибез, бу саннардан күренгәнчә, патриотизм, Туган илгә карашның белем дәрәҗәсенә бәйле булмавын күрәбез. Тагын шундый әйберне дә әйтеп китсәк була − 20 гасыр башында туган бу сугышчылар, соңгы чор кешеләре белән чагыштырганда, рәхәт тормыш күрмәгәннәр бит. Ләкин алар үз илләре хакында авыр хәлләрдә дә уйлаудан туктамаганнар.
Белоруссиянең Витебск районында куелган һәйкәл. Фото – авторның шәхси көн
Сәгдәтулла абый – тормыш иптәше Саҗидә апа белән. Сугыштан соңгы 1950 еллар тирәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев