САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Ләшәү-Тамак мәктәбендә батырлар исемен онытмыйлар

Ләшәү-Тамак авыл советы территориясеннән Бөек Ватан сугышына 544 кеше киткән. Аларның 237 се-хәбәрсез югала, 150 се- яу кырында ятып кала. Сугыш тәмамлангач, 167 се генә туган авылларына әйләнеп кайта. Хатын-кызлар арасыннан да илне саклаучылар сафына басучылар булды.

    Каһарманнарыбыз хакындагы бөтен хатирәләр, истәлекләр мәктәпнең “Туган якны өйрәнү” музеенда саклана. Аларны без сыйныф сәгатьләрендә, дәресләрдә, дәрестән тыш эшләрдә куллана алабыз. Авылдашларыбызның батырлыгын онытырга хакыбыз юк безнең.

      Шундый хатирәләрнең берсе кайнатам – Яхин Фәррах Җәләлетдин улы турында.

Яхин Фәррах Җәләлетдин улы 1925 елның 10 октябрендә Сарман районы Дүсем авылында дөньяга килә. Әтисе Яхин Җәләлетдин Яхъя улы – төп Дүсем авылыныкы. Әнисе – Яхина Маһира Шакир кызы, Азнакай районы Кәкре Елга авылыныкы була. Әтисе Яхъя, иң кече улы Җәләлетдинне төп йортка хуҗа итеп калдыру нияте белән, беркая да җибәрми. Яхъя абзый улына үзе кыз эзләргә тотына. Азнакай районы Кәкре Елга авылына Хәйбрахман бай дустына киңәшкә бара. Анда 3 кич кунак була.Шакирҗан бай кызын үзенең улына ярәшеп кайта. Җәләлетдиннең бер-бер артлы җиде баласы дөньяга килә. Кызлары: Мөнәздәһә, Салиха, Зәйтүнә үсеп, кияүгә китәләр. Ике улы сугышка китеп, кайтмый кала. Беренче улы – Фәррахетдин – фин сугышында һәлак була. Икенче улы – Галимҗаны – Ленинград блокасында калып, батырларча үлә. Мөбәракҗаны да Бөек Ватан сугышында катнаша.1944 нче елда каты яраланып, авылга кайта.

     Яхин Фәррах 1943 елның 15 июнендә фронтка китә. Аңа бу вакытта нибары 18 яшь була. Ул 1990 нчы зенитчы-артиллерия полкында пулемётчы булып хезмәт итә башлый. 1944 елны аны расчёт командиры итәләр. Ул Латвия, Литва җирләрен фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Аннары Фәррах укчы-радист була. 

1945 елның 19 февралендә зенитчы-пулемётчылар ротасының взвод командиры Гросс Блюменау районында дошманның 4 атакасын кире кайтара. Үзе яраланса да, 12 дошман солдатын һәм офицерын юк итә. Аның башын пуля кыйпылчыгы яралый. Фәррах госпитальә ятудан баш тарта, алгы сызыкка омтыла.

    Фашистларны үз илләренә куып барып, 1945 елның апрелендә янәдән каты бәрелешләр вакытында яралана, сул як ботын пуля тишеп керә һәм Кенигсберг шәһәре госпиталенә эләгә. Бөек Җиңү көнен Фәррах госпитальдә шәфкать туташлары, санитаркалар белән каршылый.

 “Җиңү көнен кайда каршыладың?” - дигән сорауга, ул болай дип җавап бирә иде: “Төш вакыты иде. Кинәт көчле ату тавышлары ишетелде. Без курка калдык. Ләкин... бәхеткә каршы бу сугыш утлары түгел, Җиңү салютлары иде. Кинәт палатага ак халатлы шәфкать туташлары, санитаркалар йөгереп керде. Алар йөзләренә чыккан шатлыкны яшерә алмыйча, шатлык яшьләренә чыланып: “Ура!Җиңү! Без җиңдек, җиңү безнең якта!”- дип кычкырдылар, үзләре елашалар, яшь аралаш көлешәләр. Палатадагы барлык яралыларның да күзләрендә яшь тамчылары ялтырады, өмет очкыннары чәчелде.

     “Җиңү көне минем гомеремдә иң бәхетле көн булып истә калды,” - дип искә ала иде ветеран.

      Сугыш тәмамлангач та, Фәррах Җәләлетдин улына туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. 1946 нчы елны, ул 252 нче полкта эре колибрлы пулемётларда расчёт командиры була. 06953 нче хәрби частьта самолётларда моторист була. Ул 1950 елның 2 ноябрендә генә туган авылына әйләнеп кайта. Өйдә аны олы яшьтәге әтисе, үги әнисе-Маһикамал - каршы ала. (Үзенең әнисе Маһира 1946 елны ук гүр иясе була. Яраланып госпитальдә ятканда, егет төш күрә. Имеш, әнисе аны үзенең янына чакыра: “Әйдә, улым, минем белән!” - ди. Фәррах: “Юк,” - дип башын селки. Ул соңрак: “Яхшы төштә әни белән китмәгәнмен, сугыштан кайта да алмаган булыр идем”, - дип, искә ала иде.)

Өйләре ярым җимерек хәлдә. Авылда ачлык, ашарга да такы-токы гына. Фәррах алтын куллы кеше була. Күп уйлап тормый, эшкә керешә. Күршеләргә, гозере төшкән кешеләргә йортлар төзеп бирә. Колхоз эшендә дә эшли. Әкренләп, бәләкәй генә булса да, үзенә дә йорт салып керә.Тормышы бераз көйләнеп китә.

      1953 елның 24 июнендә, Дүсем авылыннан Идрис кызы Фәнзиягә өйләнә. Кызның әле 18 яше дә тулмаган була. Әтисе Җәләлетдин белән, үги әнисе Маһикамалны 17 ел буе хөрмәтләп яшиләр.

       Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул күп санлы медальләр (“Кенигсбергны азат иткән өчен“, “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен” юбилей медальләре һ.б.), Дан ордены белән бүләкләнә.

Ветеранга сугыш хәтирәләрен сөйлә әле дисәң, аның йөзе аеруча җитдиләнә иде. Ул сугышчан дусларын сагынып искә ала да, үзенең җан дусты – тальянын кулына алып, “Герман” көен суза иде.

      Фәррах белән Фәнзия дүрт балага гомер бирәләр. Олы кызлары Фәйрүзә, Түбән Кама медучилищесын тәмамлап, Әлмәттә балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләде. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.

      Икенче кызлары Фәүзия, Алабуга пединститутының филология факультетын бетереп, Эстониянең башкаласы Таллин шәһәрендә укытучы булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Татар җәмгыятен җитәкли, “Дуслык” радиосына татар телендә тапшырулар әзерли һәм алып бара. Чит илдә татар теле өчен җан атып яши, Бөтендөнья Татар конгрессында телне саклау турында ялкынлы чыгышлар ясый.

      Өченче кызлары Фәридә, авылда төпләнеп калды. Муса Җәлил исемендәге колхозында 40 елдан артык учетчы-лаборант булып эшләде. Ул да бүгенге көндә лаеклы ялда.

     Төпчек уллары Фәнүз Казан ветеринария институтын тәмамлап, “Чулпан” колхозында мал табибы булып эшләде. Аннары “Җәлил” ярдәмче хуҗалыгында ферма мөдире булды. Җәлил УТТсында шофёр булып та эшләде. Хәзерге вакытта Татнефтьнең җир асты торбаларын коррозиядән саклау цехында 5 нче разрядлы монтёр булып хезмәт куя.

Ямьле май аенда бөтен кешелек дөньясы Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. Кызганычка каршы, Фәррах Җәләлетдин улына бу бәйрәмне күрергә насыйп булмады. Ул 2002 елның 30 октябрендә бакыйлыкка күчте. Аның җан дусты – тальяны да моңаеп, фронтовик дустын сагынып сыкрый төсле... Аның турындагы истәлекләр, якты хәтирәләр барыбызның да күңелендә, авыл халкы хәтерендә яши, юксындыра.

Алсу Яхина, Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев