САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безопасность

Районда «Көзге каникуллар» чарасы башланды

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими искә төшереп тору максатыннан, Дәүләт автоинспекциясе чаралар үткәреп тора.

Балаларның юл-транспорт хәрәкәтендә имгәнүләрен кисәтүгә юнәлдерелгән «Көзге каникуллар» чарасы да шуңа багышлана.

Ул республика территориясендә 25 октябрьдә старт алды һәм 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Агымдагы елның тугыз аенда Татарстан юлларында 347 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 баланың гомере өзелгән, 361е төрле тән җәрәхәтләре алганнар. Пассажир балалар катнашындагы аварияләр аеруча аянычлы – ел башыннан юл һәлакәтендә ун бала һәлак булган.
2023 елда район территориясендә балигъ булмаганнар катнашындагы бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Ул 4 январьдә Әлмәт–Мөслим 44 нче километрында булган. Бу көнне җиңел машина йөртүчесе тиешле тизлекне сакламаган, автомобиль белән идарәне югалткан һәм каршы яктан килүче транспорт чарасына бәрелгән. Нәтиҗәдә Әлмәт шәһәрендә яшәүче балигъ булмаган пассажир тән җәрәхәтләре алган.
Тулырак язманы район газетасының 28 октябрь саныннан укый алачаксыз.

Фото.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев