САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ТУРЫДА

Район халкы газета һәм Интернет турында үз фикерен белдерә

Кешелек дөньясының кәгазь продукциягә карата фикере үзгәрә бара.

Кызганычка каршы, үзгәрешләр – кире якка, алар үзебез чыгара торган район газетасын да читләтеп үтми. Абунәчеләр саны ярты елга язылу кампаниясе саен азая бара...

Һәркем төрлечә фикер йөртә. «Кызыклы язмаларагыз аз», – диючеләр дә очрый. Нәрсә укырга теләгәннәре турында белешә башлагач, җавап бирүне кирәк дип тапмыйлар, серле генә елмаеп куялар. Аңлавыбызча, андыйлар район газетасының, «сары матбугат»ка әверелеп, имеш-мимешләр бастыруын телиләр. 

Бер райондашыбыз бөтенләй аптырашта калдырды. «Сарман»га ник язылмыйсыз?» – дигән сорауга ул: «Сез кешеләрне гел мактап язасыз, шуңа ачуым килә!» – дип җаваплады. Лаеклы кешеләрне нишләп мактамаска ди әле? Үзен дә мактар идек, бәлки, ул да тырыш, җаваплы хезмәткәрдер, тик абыебыз бу хакта сөйләшергә теләмәде.

Өченче төр кешеләр дә бар. Алар газетага язылмыйлар, чөнки бар яңалыклар да социаль челтәрләрдә, сайтларда чыгып бара, дип исәплиләр. Элегрәк без анда кыска гына постлар куеп, «тулырак район газетасының шул саныннан укыгыз», дисәк, хәзер таләпләр бераз үзгәрде. Интернетка да язмаларның тулы варианты урнаштырыла башлады. Әмма барыбер кулга тотып укыган язмаларны алмаштыра алмый алар. Басма матбугат хәтерне дә яхшыртуын онытмаска кирәктер. 

Әлбәттә, цифрлы технологияләр ныклы үсеш ала гына башлаган чорларда беркем дә мондый каршылыклар туар, дип уйламагандыр. Хәзерге вакытта һәрбер районның – үз порталы, бюджет оешмасының социаль челтәре бар. Аңлавыгызча, анда яңалыкларны көн саен куеп барып була. Бу яктан атнага бер генә чыга торган район газетасы калыша. Тик, әйткәнебезчә, басма матбугатта яңалык тулыландырылып бирелә. Димәк, газета белән Интернет – бер-берсенә көндәшләр түгел, киресенчә, дуслар булырга тиеш.

«Казанские ведомости» редакциясендә эшләүче хезмәттәшләребез дә әлеге фикерне алга сөрәләр. Алар «Укымышлы Татарстан: «кәгазь» һәм «цифра» берләшмәсе» («Читающий Татарстан: союз «бумаги» и «цифры» – авт.) дигән акция башлап җибәрделәр. Аның төп максаты – республика халкында янәдән укуга мәхәббәт уяту. Бу аеруча яшь буынга кагыла. Шул ук вакытта, акциянең авторлары планнары буенча, «кәгазь» белән «цифра» берләшергә, бер-берсенә зыян салмаска тиеш.

Изге ниятләр чынга ашармы-юкмы – анысын вакыт күрсәтер. Ә хәзерге вакытта район халкы газета укыймы? Бу хакта без аларның үзләреннән сораштык.

Рамил, Сарман авылы, 36 яшь:

– Билгеле сәбәпләр аркасында, соңгы көннәрдә Интернет начар эшләде. Шул уңайдан уйларым мине элеккеге вакытларга кайтарды. Безнең балачакта Интернет булмады бит. Ә хәзер дә ул булмаса, кешеләр нәрсә эшләрләр иде икән соң? Яшьләр урамга чыгарлар, анда да һәркем үз телефонында түгел, ә сөйләшеп утырыр иде. Иң мөһиме – яңалыкларны белер өчен, кулыбызга газета алыр идек. Мәсәлән, үзем спорт белән кызыксынам. Ә Интернет булмаса, яңалыкларны кайдан укыйм? Әлбәттә, газетага язылам, яки киосктан сатып алам. Кызганыч, соңгы елларда алар да ябыла башлады, моны шулай ук зур проблема, дип саныйм.

Римма, Җәлил поселогы, 22 яшь:

– Күпчелек кешедә, шул исәптән – үземдә дә, күңел тынычлыгы юклыгы сизелә. Бу исә миңа игътибарны тупларга комачаулый. Укырга яратсам да, бу эшне тулысынча башкарып чыгарга түземлек җитми, диагональ буенча укыйм. Шул сәбәпле, «барыбер укырга вакыт юк» дип, газетага да язылмыйм. Ә күңел тынычлыгын шул ук заманча технологияләр дә боза, дип уйлыйм. Сездән акция турында ишеткәч, бик сөендем: бәлки, чыннан да, аның максатлары тормышка ашырылып, кешеләр янәдән китап-газета укуга күчәрләр?

Рафис, Сарман авылы, 61 яшь:

– Үземне белгәннән бирле район газетасын алдырам. Телефоным да гади генә, Интернет белән дә «дус түгел». Эштән арып кайткач, кулга газета тотып укудан да рәхәтрәк нәрсә булырга мөмкин? Язмаларыгыз да кызыклы, үзенчәлекле, бер-берсенә охшамаган. Аеруча кеше язмышлары турында укырга яратам. Интернет белән «җенләнүчеләр»гә шуны әйтәсем килә: «Сарман»ны укып карагыз әле, үзегезгә дә ошар. Басма матбугат яшәргә тиеш!Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев