Валентина Дмитриевна гомер бәйрәмен билгеләп үтте
Кичә – 25 декабрь көнне Җәлил поселогында яшәүче Семина Валентина Дмитриевна 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
Аны юбилее белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләрен район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Җәлил җирлеге башлыгы Рәфыйк Кәримов та җиткерделәр.
Валентина Дмитриевна хакындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев