«Сарман» газетасының баш мөхәррире бәйгедә җиңү яулады
Кичә ТР Төзелеш, архитектура hәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында төзелеш темасын яктырту буенча журналистлар арасында уздырылучы бәйгегә нәтиҗә ясадылар.
Тантанада төзелеш, архитектура hәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты. Иң элек ул ел дәвамында республикада, аерым алганда, районнарда башкарылган төзелеш, төзекләндерү эшләрен анализлады, хезмәттәшлек өчен журналистларга рәхмәтен белдерде. Соңыннан министр бәйге җиңүчеләрен hәм призерларын бүләкләде.
Бәйгегә барлыгы 6 номинация буенча 141 материал тәкъдим ителгән. Анда "Сарман" газетасы журналистлары да катнаштылар. Баш мөхәррир-үзәк җитәкчесе Альбина Сабирова "Социаль инфраструктура" номинациясендә 2 урынга лаек булды. 1 урынны Санкт-Петербург шәhәренең "Строительный еженедельник» Агентлыгы яулавын исәпкә алганда, бу - зур җиңү. 3 урында - Сарман кызы, бүгенге көндә Алабуга яңалыклар хезмәте начальнигы булып эшләүче Гөлназ Гайнуллина (Титова). Уңышлар дәвамлы булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев