“Сарман” агрофирмасы хезмәтчәннәре шикәр чөгендере чәчүгә керештеләр
“Сарман” агрофирмасы хезмәтчәннәре районда беренчеләрдән булып шикәр чөгендере чәчәргә керештеләр.
Әлеге культура хуҗалыкта барлыгы 2680 гектарда игеләчәк. Бүгенге көнгә чәчү 4 гектарда үткәрелгән. Басуга иң элек гектарына 2 центнер исәбеннән ашлама кертелеп бара, аның артыннан җиргә чәчү алды әзерлеге үткәрелә, алар артыннан чәчү агрегатлары – алар 2 – кузгала.
- Эш өчен барлык мөмкинлекләр бар, бары тик һава торышының уңай булуы гына кирәк, - ди “Сарман” агрофирмасы агрономы Рамил Шакирҗанов.
Зөлфия Шәрипова язмасы
Фото - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев