САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләгәндә кыенлыклар белән очрашучылар да бар

Соңгы арада: «Яңгыр аркасында, бернәрсә дә эшләп булмый», — дигән моң-зар сүзләрен еш ишетергә туры килә.

Ләкин бу бөтенләй үк дөреслеккә туры килеп бетми. Беренчедән, азга гына булса да, явым-төшемнәр туктап та тордылар, икенчедән, җәйнең беренче көннәреннән үк башланмадылар.
Шул арада шактый күп эш башкарып өлгерергә була иде. Бакчачылар, ашыга-ашыга, үз участокларында хезмәт куйсалар, басу-кырдагылар да эшсез тормадылар. Терлек азыгы әзерләү дә үз куәтенә бара. Әйе, һава шартлары көн саен басуга чыгарга мөмкинлек бирми. Шулай да, бу юнәлештә шактый эш башкарылган.

— Хәзерге вакытка (8 июльгә булган мәгълүматлар буенча — авт.) 3368 гектардан 22520 тонна сенаж әзерләнгән. План үтәлеше 59 процентны тәшкил итә. Печән 1203 гектарда чабылган, күләме — 1980 тонна. 5444 тонна салам белән 43549 тонна силос әзерлисе бар әле, — диде район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов.


Терлек азыгы турында кайгыртучы район хуҗалыкларында — «Сарман» һәм «Нөркәй» агрофирмаларында люцерна әзерлиләр. Ә крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыкларында башка төр культуралар белән дә эш итәләр. Билгеле шартлар аркасында, печән әзерләп бетереп өлгермәүчеләр булуы да мөмкин. Тик, белгечләр сүзләре буенча, ул чабылмаган булса, яңгырларның зыяны юк. Чапканнан соң, җыелмый калган печәнгә генә черү куркынычы яный.
Фермерлар арасында төрле фикерләр очрый. Урта Кәшер авылыннан Искәндәр Бикмиев шактый гына печән әзерләп өлгергән.

— Минем крестьян-фермер хуҗалыгында 40 баш мөгезле эре терлек бар. Быелгы яңгырлар бераз уңайсызлыклар тудырса да, аязрак көннәрдә эшләп кала алдык. 100дән артык бәйләм печән әзерләдек, тагын 200гә якын кирәк әле. Люцерна белән катыш костер әзерлибез. 30 гектарда саламга арпа чәчтек, анысын да җыеп аласы булачак. Техника — үзебезнеке. Артык зур проблема юк, дия алам — яңгырга эләксә дә, печәне малга ашарга яраклы, — диде ул.

Ә менә Александровка авылыннан Алсу Ршоян крестьян-фермер хуҗалыгында әлеге мәсьәлә четереклеләрдән санала. Бәлки, анда явым-төшемнәр дә ныграк булгандыр.

— 2011 елдан бирле күпләп мал асрыйбыз. Хәзерге вакытта хуҗалыкта 100 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Коры елларга да эләккән булды, тик мондый яңгырларны күптән күргән юк иде. Терлек азыгы әзерләү зур авырлыклар белән бара. Чабылган печәннең бер өлеше басуда калды, яңгырлар аркасында, аны җыеп алып булмады. Печәннән кала, бодай белән силос та әзерлибез. Аллаһ теләсә, быел да тиешле күләмдә азык әзерләп калырбыз, дип өметләнәм, — диде Алсу Ренат кызы.

Без дә шул өметтә калабыз. Һәр нәрсәнең — үз вакыты, шул исәптән — явым төшемнәрнең дә.


Илназ Сираев
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев