Район басуларында кукуруз уңган
Ни гаҗәп, басудан өзеп, чи кукуруз ашаганым булмаган икән моңа кадәр.
Беркөнне авыз итәргә туры килде. Аның тәмлелеге! Яшь чакта – бигрәк тә! Хәзер менә шул чоры.
Кукуруз – бөртеклеләр гаиләсеннән. Ул быел аеруча уңган басулар районда шактый. Арасына керсәң, адашуың да ихтимал. Шимбә көнне басуларга чыккач, үз күзләрем белән күреп, гаҗәпләндем дә, сокландым да.
Кукуруз җылылык һәм яктылык ярата. Ул – хәтта корылыкка да чыдам культура. Сабагы турыга, 5–6 метр биеклеккә кадәр үсә, башка кыяклылардан аермалы буларак, куыш түгел. Тамыры 100–150 см тирәнлеккә китә. Чәкәне яфрак куентыгында юанайган кыска ян бәбәктә урнаша. Башакчыклар сабак очында урнашкан эре җәенке себеркәчләргә җыйналган. Аларны җил серкәләндерә. Җимеше – бөртекчә формалы.
Игелү тарихына килгәндә, кукуруз Үзәк һәм Көньяк Америкадан чыккан. Моннан 8000 ел элек Мексикадагы Бальсас үзәнлеге индеецлары искитмәле бер үсемлекне йорт тирәләрендә үстерә башлыйлар, дигән башка фикер дә бар. Христофор Колумб һәм башка диңгезчеләр белән кукуруз Европада пәйда була: башта – Испаниягә, аннан соң Англиягә, Португалиягә, Франциягә, Италиягә килеп керә. Европадан исә Һиндстанга, Кытай, Индонезиягә «чыгып китә». Йөз ел да узмый, флораның әлеге искитмәле вәкиле бөтен дөньяга тарала. Җир йөзендәге иң борынгы культураларның берсе булган кукуруз авыл хуҗалыгына нигез сала. Кукуруз игә башлау белән, аның «тирәсендә» башка төрле һөнәрчелекләр дә туа һәм үсә, нәтиҗәдә, цивилизация барлыкка килә. Һич икеләнүләрсез әйтергә мөмкин: Америка континентының барлык борынгы цивилизацияләренең дә чәчәк атуы кукурузга бәйле. Индеецлар аңардан 200 төрдән артык ризык әзерли белгәннәр. Кыздырганнар да, пешергәннәр дә, яфрагыннан сироп һәм шәраб ясаганнар, чәчәк серкәсен сумса эчлеге итеп файдаланганнар. Яфрагы – түбә ябуга, кәүсәсе – стена ясауга, ә калдыклары учак ягуга киткән.
Ә безнең ил халкы өчен кукуруз Хрущев исеме белән бәйле. Ләкин ул Россиядә XVII гасырда ук үстерелгән. Аны Кырымда, Кавказда һәм Украинаның көньягында иккәннәр. Империянең көньяк шәһәрләрендә кукуруз урамнарда да сатылган: ачык һавада зур казаннарда яшь чәкәннәрне пешереп сата торган булганнар. Бу гадәт хәзер дә сакланган. Аны шәһәрләрдә ял паркларында – көн саен да, аннан төрле бәйрәм-чараларда әзерлиләр. Тозлап та, тозсыз килеш тә бирәләр. Пешкән кукурузны балалар да бик теләп һәм тәмләп ашыйлар. Хәтта чит илләрдә дә ул популярлык казана. Диңгез буендагыларга тәкъдим итүчеләр күп. Андагылары аеруча тәмле. Кызыксынгач, махсус сортлы, дип аңлаттылар. Бездә берара әлеге культурага игътибар бетеп торган. Бары 1959 елда, совет башлыгы Никита Хрущев АКШка барып кайтканнан соң гына, ул янә кызыксыну уяткан.
- Авыл хуҗалыгында кукуруз, төп силос культурасы буларак, 1954 елдан игелә. Органик һәм минераль ашламалар керткәндә, кара, соры урман, аксыл-коңгырт һәм кәсле-көлсу туфракларда югары уңыш бирә. Кукурузны кырда һәм терлек азыгы чәчүлекләрендә үстерәләр. Элгәрләре – көзге бөртеклеләр, бөртекле-кузаклылар, сызма культуралар һәм язгы бодай. Ул безнең район басуларында – агрофирмаларда бөртеккә – 3617, силоска 1907 гектарда игелә, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов.
Кукурузның әһәмияте бик зур, ул кыйммәтле бөртекле азык һәм терлек азыгы культурасы санала. Он, ярма, кукуруз таякчыклары, Е витаминына бай кукуруз мае сыйфатында – азык, крахмал-патока, сыра ясау, спирт сәнәгатендә кулланыла. Бөртеге катнаш азык сәнәгате өчен чимал һәм концентрацияләнгән терлек азыгы буларак файдаланыла. Җимешлегенең чәчләре медицинада кулланыш тапкан. Сабагы һәм яфракларыннан кәгазь, линолеум, вискоза, ясалма бөке ясыйлар.
Кукурузны «кырлар патшасы» дип атыйлар. Ул сәламәтлек өчен бик файдалы культура санала. Йөрәк һәм кан әйләнеше системасына үтә дә кирәкле К витаминының иң яхшы чыганакларының берсе икән. Бу үсемлекнең тагын бер яхшы ягы – анда Е витаминының күп булуы. Бу витамин организмның картаюын тоткарлый. Кукурузда нерв системасының алыштыргысыз ярдәмчеләре булган В төркеме витаминнары да, иммунитетны көчәйтүче С витамины да, сөяк һәм тешләрнең ныклыгын тәэмин итүче Д витамины да, шулай ук тимер, йөрәкне саклаучы һәм матдәләр алмашын нормальләштерүче калий һәм магний да бар. Чистартылмаган кукуруз мае аппетитны баса һәм ябыктыручы күп диеталарда файдаланыла. Кукуруз кыздырган, майлы ризык һәм спиртлы эчемлекләрнең организмга китергән зыянын киметергә ярдәм итә. Ул бавыр һәм үт куыгы эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, шуңа күрә аны холецистит һәм гепатитларны булдырмаска ярдәм итүче туклану рационына кертәләр. Уылган орлыгы яраларны төзәтергә ярдәм итә, аны дерматитларны (тән бозылу) дәвалауда да кулланалар. Ә кукуруз төген (рыльца) исә сидек, үт кудыргыч һәм кан туктаткыч, сидек һәм үт куыгындагы ташларны эретүче һәм агулануга каршы чара дип атыйлар.
Кукуруз гына, димәгез, вакытында аны кулланып, витамин туплап калыгыз, хөрмәтле райондашлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев