САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы техникасы кышкы саклауга куелды

Бүген – 10 ноябрь көнне районда авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм аларны 2021 елның язгы кыр эшләренә әзерләүне оештыруның торышын тикшерү буенча комиссия эшләде. Аны “Татарстан Республикасы кулланучылар кооперациясе оешмалары союзы” коммерциянеке булмаган идарә рәисе Рашат Шәймәрданов җитәкләде.

Комиссия эшендә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агропромышленность комплексының инженер-техник тәэмин итү бүлеге әйдәп баручы белгече Илнур Гарипов катнашты.

Комиссия үз эшен “Агрокөч-сервис” төркеменең “Нөркәй” ремонт участогыннан башлады.
Биредә башка технтканы ремонтлау, кышкы саклауга куюның торышы белән “Агрокөч-сервис” төркеменең “Нөркәй” ремонт участогы начальнигы Дамир Гыйниятуллин таныштырды.
- “Нөркәй” агрофирмасында бүгенге көндә тырмалар ремонты төгәлләнде, алар барлыгы – 810, - диде аңа ялгап, агрофирманың баш инженеры Фердәвис Галиев.
Комиссия соңыннан үз эшен “Нөркәй” агрофирмасының “Уңыш” бүлекчәсендә, “Сарман” агрофирмасының машина-трактор станциясендә, Кәүҗияк бүлекчәсендә, “Агрокөч-сервис” җәмгыятенең “Нөркәй” ремонт участогында, Туган як” агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсендә, “Җәлил” агрофирмасының “Карамалы” җитештерү комплексында дәвам итте. Комиссия әгъзалары иң соңыннан “Җәлил” агрофирмасының Иске Минзәләбаш җитештерү комплексында һәм “Агрокөч-сервис” җәмгыятенең Җәлил участогында булдылар.
Техниканы кышкы саклауга куюның торышына, киләсе ел язгы кыр эшләренә әзерлегенә бәя республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы нигезләмәсе критерийларына карап куелды. I урынга – “Җәлил”, II урынга – “Сарман” һәм “Нөркәй” агрофирмалары, III урынга “Туган як” агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсе лаек булды.
- Әлеге чарага бик яхшылап әзерләнгәнсез, афәрин, егетләр! Техника кышкы саклауга тиешле әзерлек белән куелган. Сезгә ремонт эшләрендә дә уңышлар телим! – диде Рашат Рифкатович, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев