Сарман районында кыр эшләре киң колач ала
Районда кыр эшләре көннән-көн киңрәк колач ала. Игенчеләр чәчүгә дә керештеләр инде. 22 апрельгә ул 1600 гектар мәйданда башкарылды. Кичә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов белән басуларны урап кайттык. Бар җирдә дә механизаторлар күтәренке кәеф белән, алдагы уңышка өмет баглап эшлиләр. Игенчегә аңа орлыкларны...
Районда кыр эшләре көннән-көн киңрәк колач ала. Игенчеләр чәчүгә дә керештеләр инде. 22 апрельгә ул 1600 гектар мәйданда башкарылды.
Кичә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов белән басуларны урап кайттык. Бар җирдә дә механизаторлар күтәренке кәеф белән, алдагы уңышка өмет баглап эшлиләр. Игенчегә аңа орлыкларны вакытында җир куенына салу кирәк. Менә "Сарман" агрофирмасының "Марс" һәм "Чулпан" хуҗалыкларын берләштергән өченче бүлекчәсе агрономы Сәхипҗан Фатыйхов та: "Арпаны 1 майга кадәр чәчеп бетерергә кирәк", - ди. Шул ук сүзләрне "Нөркәй" агрофирмасының "Ләке" бүлекчәсе агрономы Рәис Солтанов та куәтли:
- 1 майдан соң арпаны чәчүнең мәгънәсе дә калмый, - ди ул. - Гомумән, безгә барлык эшләрне тизрәк тотарга кирәк, чөнки бездә авыр туфраклы җирләр: эшне тиз тотмасаң, җилләп бетә, ката. Менә 314 гектарлы басуда арпа чәчүне төгәлләдек. Галимҗан Гыйльфанов белән Әзһәр Хафизов алмашлап эшлиләр. Икенче агрегат Нөркәй ягында чәчә. Шунысы әйбәт, тәүлек әйләнәсе эшләргә механизаторлар җитә. Алар барысы да агрофирма оешканнан бирле эшлиләр, тәҗрибәлеләр. Үзләре агроном булып беттеләр инде. Мин аларны, вакыт әрәм итеп, юкка-барга туктатып та тормыйм, килеп, эшләүләрен кырдан гына карап китәм.
Агроном әйтүенчә, бүлекчәдә 1617 гектарда -арпа, 1135 гектарда язгы бодай, 695 гектарда рапс һәм 614 гектарда кукуруз чәчәргә кирәк. Юлның икенче ягындагы 313 гектарлы басуны чәчүгә ике Николай - Антонов һәм Сапожников әзерлиләр - "МТЗ-1221" тракторлары белән дым каплауда эшлиләр иде. Аларны Николай Бомотин һәм Петр Аксаков алмаштыра, диделәр. Алар сменага 60-70 гектар җир тырмалыйлар. Галимҗан эшли торган "ТН-18" чәчү комплексы Россиядә бердәнбер икән. Мин әллә шаярталар микән, дигән идем, чыннан да, шулай булып чыкты, Калганнары 12 һәм 9 метр киңлектәге агрегатлар, диделәр. Шундыйларның берсе - "ТН-9" комплексында Каташ Каран авылы янындагы 150 гектарлы басуда Хамис Сабиров эшли иде. Сменасы бетүгә, аны Ринат Илдарханов алыштыра. "ТН-12" белән Азат Даутов һәм Ришат Әхмәдишин чәчәләр. Арпа биредә 4000 гектар мәйдан биләячәк.
Без килгәндә, басуда эшләүчеләргә төшке аш китереп киткәннәр иде инде.
- Ике тапкыр ашаталар, - ди Сабирҗан Фатыйхов. - Розалия Харисова һәм Рәйхана Фатыйхова пешергән ашларны басуга Салават Фатыйхов китерә. Ашларны төрләндереп торалар, механизаторлар бик канәгать.
Ул арада орлык белән "КамАЗ"ында Әхнәф Вагыйзов, аның артыннан бүлекчә җитәкчесе Радик Сәхипов килеп җиттеләр.
- Күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тукландыру төгәлләнде, - ди җитәкче. - Ул басуларга, юеш булу сәбәпле, тырмаларга кереп булмый әле. Шулай да шушы ике көндә керерлек булыр, дибез. Орлык та, ягулык та бар, хәзер эшләргә дә эшләргә инде безгә.
Сүз уңаеннан
Районда чәчү 1600 гектарда башкарылды. Уҗымнар - 12800, күпьеллык үләннәр 7700 гектарда тукландырылды. Туңга сөрелгән җирләрнең 13400 гектарында дым каплау үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев