Районда урак 43998 гектарда башкарылды
Район игенчеләре, аяз көннәрнең кадерен белеп, һәр сәгатьне нәтиҗәле файдаланырга тырышалар. Урак барлык мәйданнарның 82 процентында, ягъни 43998 гектарда башкарылды. Һәр гектардан уртача 20,2 центнер алынып, барлыгы 88757 тонна ашлык җыелды. Шикәр чөгендере алу да дәвам итә. 920 гектардан 32200 тонна татлы тамыр казылды. Бу - һәр гектардан уртача 350...
Район игенчеләре, аяз көннәрнең кадерен белеп, һәр сәгатьне нәтиҗәле файдаланырга тырышалар. Урак барлык мәйданнарның 82 процентында, ягъни 43998 гектарда башкарылды. Һәр гектардан уртача 20,2 центнер алынып, барлыгы 88757 тонна ашлык җыелды.
Шикәр чөгендере алу да дәвам итә. 920 гектардан 32200 тонна татлы тамыр казылды. Бу - һәр гектардан уртача 350 центнер уңыш чыга, дигән сүз.
36100 гектарда җирне төп эшкәртү, 24500 гектарда көзге чәчү үткәрелде. Кукуруздан силос салу башланды, бу сусыл азык 6900 тонна әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев