САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Елына күрә – яхшы

Быелгы ел көзге культуралар өчен иң начар ел булып истә кала, чөнки карсыз, салкын кыш һәм явымсыз апрель, май айлары 12 мең гектардан артык көзге бодайның юкка чыгуына китерде, бу мәйданнарда өстәмә чыгымнар белән кабат чәчү үткәрергә туры килде. Май азагы һәм июнь аенда яуган шифалы яңгырлар (барлыгы 122 мм...

Быелгы ел көзге культуралар өчен иң начар ел булып истә кала, чөнки карсыз, салкын кыш һәм явымсыз апрель, май айлары 12 мең гектардан артык көзге бодайның юкка чыгуына китерде, бу мәйданнарда өстәмә чыгымнар белән кабат чәчү үткәрергә туры килде. Май азагы һәм июнь аенда яуган шифалы яңгырлар (барлыгы 122 мм дан артык) авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче барлык кешеләрнең кәефен күтәрде, чәчкән игеннәр матур гына тишелеп үсеп киттеләр. Тик июль аенда башланган коры һәм кызу һава торышы көткән уңышның кимрәк булачагына ишарәли.
Районда быел агротехник срокларны төгәл үтәп һәм югары сыйфат белән барлыгы 52 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар чәчелде. Язгы бөртекле культуралар - 47 мең гектарда, шуның эченнән язгы бодай - 34 мең, арпа 12,7 мең гектарда җир куенына салынды. Барлык технологик таләпләрне төгәл үтәп, шикәр чөгендере - 7565, язгы рапс - 9100, кукуруз - 3300, берьеллык үләннәр 8400 гектарда чәчелде.
Район кырларына 17 мең тоннага якын минераль ашламалар кертелде. Бу - тәэсир итүчән матдәдә гектарына 81 килограмм, дигән сүз. Әлеге күрсәткеч - республикада иң югарыларыннан берсе. Бу ашламалар басуларга чәчү алдыннан, чәчү вакытында һәм тамырдан тукландыру алымнары белән кертелде. Бөртекле культураларны тәрбияләүгә килгәндә, алар 51700 гектарда тамырдан азотлы ашламалар белән тукландырылды. Үсемлекләрне чүп үләннәреннән (90,5 мең гектарда), корткыч бөҗәкләрдән (44 мең гектарда) һәм төрле авырулардан (16,2 мең гектарда) саклау вакытында алып барылды. Бу эштә 30 дан артык «Джакто» Һәм «Челленджер» сиптергечләре эшләде, явымнар нәтиҗәсендә бераз соңга калган участокларга өстәмә 3 дельтаплан чакыртылды. Шикәр чөгендере мәйданнары чүп үләннәренә каршы - 3 тапкыр, чүплерәк участоклар 4 тапкыр эшкәртелде. Шулай ук корткыч бөҗәкләргә каршы да культуралар өстәмә эшкәртелде, чөнки быел аларның саны узган елдан 2 тапкыр күбрәк булды. Яңгырлы июнь ае язгы бодайда төрле авыруларның артуына китерде, тик аннан соңгы коры һава торышы аларның үрчүен туктатты, шуңа күрә аларга каршы эшкәртү 30 процент иртә чәчелгән мәйданда гына башкарылды.
Районда терлек азыгы хәзерләү уңышлы дәвам итә. Бүгенге көнгә барысы 19141 тонна азык берәмлеге әзерләнде. Бу - бер шартлы терлеккә 19 центнер, дигән сүз (республикада 3 нче күрсәткеч). Күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабу югары темпта алып барылды, хәзер икенче катын чабу бара. Аның уңышы бигрәк тә беренче һәм икенче ел файдаланылучы участокларда югары. Бүгенге көндә терлекләр өчен югары сыйфатлы 7200 тонна печән (72%), 49100 тонна сенаж (101%), 170 тонна яфрак азык хәзерләнде. Берьеллык үлән мәйданнары урылып бетү алдында. Шулай ук 3330 гектарда чәчелгән кукуруз да югары уңышка өметләндерә - ул быел аеруча күркәм. Быелгы елда җитәрлек күләмдә салам да хәзерләнәчәгенә ышанабыз,, чөнки басуларыбыз елына күрә югары уңыш вәгъдә итә. Безнең узган елдан калган ярты елга җитәрлек азык запасы да бар (ул бер шартлы терлеккә 15 центнер күләмендә).
2012 нче елга бөртек балансы буенча 52124 гектар бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 28 центнердан артык уңыш көтелә. Аерым алганда, арышның бер гектарыннан - 23, көзге һәм язгы бодайлардан - 27 центнер. Тик соңгы вакыттагы корылык аларның күләмен бераз киметәчәк. Ә арпадан уңыш көткәннән югарырак булыр дип фаразлана, ягъни гектарыннан З6 центнер. Барлык тулай җыем 146 мең тонна булыр, ә элеваторларга 100 мең тоннадан артык икмәк тапшырылыр, дип уйлыйбыз. Моннан тыш, чәчүлек орлыкка - 19 мең тонна, халыкка сатуга - 4500 тонна, фуражга 9000 тонна бөртек китәчәк.
12 нче июльдә районда комбайннар парады узды, ә 15 нче июльдә урып-җыю эшләре уңышлы гына башланып китте. Быел район кырларын 70 тән артык комбайн иңли, шуның 66 сы - чит ил комбайны. Эш тиешле темпта алып барылганда, урып-җыю эшләрен 20 нче августка төгәлләү мөмкинлеге бар, ә язгы рапсны да исәпләгәндә (аның мәйданы 9105 гектар), Республика көненә барлык мәйданнар җыелып бетәргә мөмкин. Районда шулай ук "Агрокөч"нең "ФинагротрейдСервис" оешмасыннан 6 "Нью-Холланд-6070" комбайны эшли. Бүгенге көндә барысы 15303 гектар бөртеклеләр урылып, шуның 13080 гектары суктырылып алынды. Бу - барлык мәйданның 25 проценты. Тулай җыем - 37150 тонна, уртача уңыш гектарыннан 28,4 центнер тәшкил итә.
Башка еллардан аермалы буларак, быел көзге культуралар чәчү өчен элгәрләр җитәрлек, чөнки 6100 гектар чиста пар җире, 340 гектар борчак, 8437 гектар берьеллык үлән җирләре бар. Алар үз вакытында эшкәртелеп барыла. Уҗым культуралары 15 мең гектардан да ким чәчелмәс, дип уйлыйбыз. Анда 20 агрегат эшләсә, чәчүне ун көндә төгәлләрлек мөмкинлек бар.
Туфракны төп эшкәртү 65890 гектар мәйданда планлаштырыла. Моның өчен 65 трактор файдаланылачак, аерым алганда, 12 "К-700", 10 "Т-150", 15 "ДТ- 75", 10 "МТЗ-1221" һәм 12 "Нью-Холланд" чит ил тракторы эшләячәк. Тиешле темп белән эшләгәндә, 32 көндә туңга сөрүне төгәлләргә мөмкинлек бар. Моннан тыш, киләсе елда шикәр чөгендере, кукуруз, рапс һәм борчак чәчеләсе мәйданнарда сөрү катламын тирәнәйтү дә үткәреләчәк.
Әйткәнемчә, быел шикәр чөгендере 7565 гектарда игелде, технологиядә каралган барлык эшләр күптән төгәлләнде. Чәчүлекләрнең торышы яхшы. Шикәр чөгендерен алуны елдагыча 9 "РОПА" комбайны башкарачак, аларның көнлек җитештерүчәнлеге - 270 гектар. Бу норманы үтәп бару аны алуны 28 көндә төгәлләргә мөмкинлек бирәчәк.
Бүгенге көндә үтә корылык нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы культуралары үсүдән туктады, беренче яфраклар саргая башлады, сөрү катламында дым запасы бетү дәрәҗәсендә. Мондый һава торышында үсемлекләр нәсел калдыру өчен генә эшли, аларның саны кими, бу үз чиратында уңышның кимүенә китерә. Коры һава торышы җитешкән игеннәрне җыеп алу өчен яхшы булса да, көтелгән уңышны алу өчен, чөгендергә, кукурузга, рапска, соң чәчелгән язгы бодайга, күпьеллык үләннәргә һәм бакчаларыбыздагы бәрәңгегә дә кимендә 50-100 миллиметр дым кирәк. Шуңа күрә алдагы көннәрдә шифалы яңгырларны да күрергә насыйп булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев