Сарманлыларның сокланырлык эшләре бар
Бүген Сарман районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча семинар-киңәшмә үткәрелде.
Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин, муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Экзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, тирә-яктагы районнарның һәм җирлекләрнең шәхси ярдәмче хуҗалыклары һәм гаилә фермалары башлыклары, авыл хуҗалыгы кооперативлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, банк сфералары вәкилләре һәм башкалар катнаштылар.
Семинар алдыннан кунаклар капиталь төзекләндерү үткәрелгән район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда, Карашай Саклау авылында Гөлфия Фәхразыеваның шәхси-ярдәмче, Юлтимер авылында Рөстәм Гыйбадуллинның крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар, аларның эшчәнлекләре белән таныштылар. Гөлфия ханым кош-кортлар асраса, чәчәкләр үстерсә, чигү белән шөгыльләнсә, Рөстәм Гыйбадуллин терлекчелек һәм игенчелек юнәлешендә хезмәт куя.
– Хуҗалык 2015 елда төзелде. 2017 елда яңа эшли башлаган фермерларга ярдәм күрсәтү программасы буенча 2,2 миллион сум грант оттык. Аның акчасына сөт фермасы төзедек, 3 нәселле тана сатып алдык, 2 өстәмә эш урыны булдырдык. 361,4 гектар җир эшкәртәбез. 96 мөгезле эре терлегебез, шул исәптән 30 савым сыерыбыз бар. 2024 елда 5475 мең сумлык 219 тонна сөт, 3375 мең сумлык 7 тонна ит җитештердек. 219 тонна сөт җитештердек, – диде Рөстәм Гыйбадуллин.
Семинарда катнашучылар эш урыннары, хезмәт хаклары, сөт бәяләре һәм башкалар белән кызыксындылар.
Соңыннан семинар-киңәшмәдә катнашучылар район үзәгенә кайттылар, ретро-машиналар һәм башка күргәзмәләрне карадылар. Сарманлылар кунакларны җыр һәм бию белән каршы алдылар.
Семинар үз эшен район мәдәният йортында дәвам итте.
– Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кече агробизнесны һәм авыл территорияләрен үстерүгә зур игътибар бирә. Бу юнәлеш киләчәктә дә өстенлекле булып калачак. Узган ел республикада шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә 2,4 миллиард сум акча тотылды, – диде Марат Әхмәтов, семинар-киңәшмәне ачып.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның узган елгы авыл хуҗалыгы тармагындагы күрсәткечләргә тукталды. Марат Җаббаров, Экзам Гобәйдуллин шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлегенә тукталдылар.
Иң соңыннан республика җитәкчелеге күп санлы сорауларга җавап бирде, алдынгыларга төрле дәрәҗә бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев