Сарманлыларның бәрәңгесе яхшы сакланган
Заман белән бергә кешеләрнең ихтыяҗлары да үзгәрә. Хәзер халык чит илләрдән кергән банан, мандариннарны үзебездә үскән яшелчә, җимешләргә караганда күбрәк ашыйдыр, мөгаен. Без бәләкәй чаклардагы көлдә пешкән бәрәңгеләрне дә сагынып сөйләргә генә кала бугай. Аның утын ягыла торган мичләре дә бик сирәк өйләрдә генә калды бит инде. Бәрәңге, дигәннән, ул...
Заман белән бергә кешеләрнең ихтыяҗлары да үзгәрә. Хәзер халык чит илләрдән кергән банан, мандариннарны үзебездә үскән яшелчә, җимешләргә караганда күбрәк ашыйдыр, мөгаен. Без бәләкәй чаклардагы көлдә пешкән бәрәңгеләрне дә сагынып сөйләргә генә кала бугай. Аның утын ягыла торган мичләре дә бик сирәк өйләрдә генә калды бит инде.
Бәрәңге, дигәннән, ул былтыр көз безне тагын хафага салды - күпләрнеке казып алмас борын череде, кемнәрдер, кышка кергәнче, базыннан черек бәрәңге түкте. Бүген дә бу тема халык теленнән төшми: хәзер инде язда каян алып утыртырбыз микән, дигән сүзләр ишетелгәли. Ашарга кибеттән әз-әзләп алып та торып була, утыртырга шактый кирәк. Әле аның бәясе дә бик түбән булмас, чөнки кибетләрдә инде бүген үк килограммын 25 сумнан саталар. Дөрес, район үзәгенең бер кибетендә моңа кадәр килосы 16 сумнан бар иде, диделәр. Анысы да бетеп киткән, һәм яңа партиясенең бәясе артып кайтмавына ышаныч юк.
Ә безнең газета укучыларыбызны бәрәңге мәсьәләсе борчыймы икән? Алар белән шушы темага сөйләшеп алдык.
Илнур Салихов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы:
- Безнең үзебезнең бәрәңге әйбәт сакланды, берән-сәрән генә фитофтороз белән авырганнары (халыкта, юеш черек, диләр) күренгәләде. Былтыр август, сентябрь буе тоташ яуган яңгырлар да сәбәпче булды бәрәңге авыруларына. Аның, билгеле, күбрәк иртә өлгерешле сортлары череде. Чөнки алар 70-80 көндә өлгерә, һәм вакытында, димәк, август башларында ук казып алырга кирәк. Ә ул сентябрь азагына кадәр алынмый ятты. Бәрәңгене хәзер кул белән утыртмау да төрле сортларның буталуына һәм аерым казып алу мөмкинлеге бетүгә китерә. Аларны исә бакчада төрле урыннарда утыртырга, базга да аерып салырга кирәк. Шулай ук авыруларга каршы препаратлар куллану, казырга атна-ун көн кала сабагын чабып алу мөһим. Соңгысы бәрәңгенең кабыгы ныгуга булыша. Базга салырга да ашыкмаска, ябык бинада бераз тотып, аралап салырга кирәк. Шушы гади генә кагыйдәләр без икенче икмәк дип атарга күнеккән азыкның әйбәт саклануына ярдәм итә.
Вакыт тиз үтә, аны утыртыр чак та килеп җитәр. Авыл кешесе бәрәңгесез тормый барыбер. Аны, һичьюгы, кибеттән алып булса да утыртырга мөмкин. Әле ярминкәләр дә уздырылмый һәм аларда сатуда бәрәңге булмый калмас.
Гөлназ Хәбибуллина, Сарман авылы:
- Бакчаның аскы өлешендә бәрәңге һәр елны күбрәк, эрерәк, калган өлешендә аз гына кайтышрак була иде. Быел бәрәңгенең сарысын да, кызылын да утырттык. Уңыш бакчаның ике өлешендә дә тигез булды, диярлек. Бәрәңге күп чыкты, эре булды. Аны алгач та, башта ике атна гаражда тоттык. Берникадәр өлеше череде. Соңыннан яхшылап аралап, иң әйбәтләрен генә базга салдык. Өй базындагы бәрәңге яңа елга кадәр җитте, черекләре бик аз чыкты. Ялларда кар базындагысын да караган идек, черекләре бик күренми.
Зөлфия Авзалетдинова, Сарман авылы:
- Кызыл бәрәңге утырткан идем. Әле хәзер дә бар. Бер өлеше череде. Аларын, чүпләп, ташлый бардым. Утыртырга бәрәңге эзлисе була. Тик сәбәбе - бәрәңге черүдә генә түгел, азрак утырткан идем. Чөнки барыбер орлыкны алыштырырга кирәк. Республика Хөкүмәте орлыклык бәрәңгесе булмаган кешеләргә хәлдән чыгарга ярдәм итәр, дип уйлыйм. Корылык елны, бәрәңге уңышы булмагач, күпләп чит республикадан кайтарттылар бит. Бәрәңге булган яклар быел да бардыр, дип өметләнәм.
Ләйсән Мөхлисуллина, Яңа Имән авылы:
- Узган ел бәрәңгенең орлыгын алыштырдык, кешедән алып, икенче сортлы саргылт бәрәңге утырттык. Аны казып алгач та, көннәр бераз суытканчы, гаражда тоттык. Әллә ни черемәде. Хәзер дә берән-сәрән генә чери. Шуны утыртырбыз, дип торам.
Тәслимә Хафизова, Шәрләрәмә авылы:
- Авылда, кызыл бәрәңге чери, дип, көздән үк сөйләшкәннәр иде. Без үзебез сары бәрәңге утырттык, шулай да шактый череде һәм чери. Ләкин ашарга калмаслык түгел. Улым да сары бәрәңге утыртты. Аныкы череми. Казан артыннан туганнарым килгән иде. Бәрәңге бик шәп булды, диделәр.
Сүз уңаеннан
Узган елда район фермерлары 25 гектарда бәрәңге үстерделәр. Аның һәр гектарыннан 174 центнер уңыш алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев