Сарманлылар бәрәңге үстерергә өйрәнәләр
Республикада бәрәңгенең 80 проценты шәхси хуҗалыкларда җитештерелә. Соңгы елларда аның үсү һәм алу чорында һава шартларының уңайсыз килүе төрле авырулар килеп чыгуга, "икенче икмәкнең" уңышы кимүгә китерде. Халыкның бу өлкәдә белемнәрен арттыру максатыннан, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы селекция, орлыкчылык, үсемлекләрне саклау юнәлешендә эшләүче белгечләре белән берлектә укулар оештыра...
Республикада бәрәңгенең 80 проценты шәхси хуҗалыкларда җитештерелә. Соңгы елларда аның үсү һәм алу чорында һава шартларының уңайсыз килүе төрле авырулар килеп чыгуга, "икенче икмәкнең" уңышы кимүгә китерде. Халыкның бу өлкәдә белемнәрен арттыру максатыннан, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы селекция, орлыкчылык, үсемлекләрне саклау юнәлешендә эшләүче белгечләре белән берлектә укулар оештыра башлады. Мондый уку Сарманда 23 апрельдә булачак. Аңа теләгән һәркем килә ала. Укулар район мәдәният йортында булачак.
Укуларның программасы
Вакыты |
Укуларда каралачак сораулар |
8:00 - 8:30 |
Регистрация |
8:30 - 9:10 |
Орлык бәрәңгесе фондын сәламәтләндерү. Орлык алмаштыру һәм яңарту. |
9:10 - 10:00 |
Бәрәңге авырулары һәм корткычлары, алар белән көрәш. |
10:00 - 10:40 |
Биологик препаратларның зарарлы әйберләрне киметүгә, бәрәңге уңышын күтәрүгә йогынтысы, экологик чиста продукция алу. |
10:40 - 11:40 |
Фикер алышу. |
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев