Реклама
Авыл хуҗалыгы
Сарман районында юллар үзара салым акчаларына рәтләнә
8 сентябрьдә егерме бер авыл җирлегендә (Сарман авылы һәм Җәлил бистәсе җирлекләреннән кала) гражданнарның үзара салымы буенча референдумнар узган иде. Аларда халык актив катнашты һәм тавыш бирде. Без үзара салым акчаларының җирлекләрдә нинди максатларда тотылачагы турында газетада да, сайтыбызда да хәбәр иттек. Референдум үткәрелгәнгә өч айга якын вакыт узды. Инде...
8 сентябрьдә егерме бер авыл җирлегендә (Сарман авылы һәм Җәлил бистәсе җирлекләреннән кала) гражданнарның үзара салымы буенча референдумнар узган иде. Аларда халык актив катнашты һәм тавыш бирде. Без үзара салым акчаларының җирлекләрдә нинди максатларда тотылачагы турында газетада да, сайтыбызда да хәбәр иттек. Референдум үткәрелгәнгә өч айга якын вакыт узды. Инде үзара салым акчалары җыела һәм кайбер җирлекләрдә планлаштырылган эшләр тормышка ашырыла да башлады.
Зур Нөркәй авыл җирлеге башлыгы Әлфия Шәрәфетдинова безгә үзләрендәге эшләр турында менә ниләр сөйләде:
- Зур һәм Кече Нөркәй авыллары иң начар юллы авыллар иде, дисәм, арттыру булмастыр. Без урам юлларын төзекләндереп тору өчен кулдан килгәнчә тырышсак та, күләмле эш зур күләмдә акчалар да сорый. Моңарчы күбрәк иганәчеләр ярдәме белән эшләдек. Мәсәлән, былтыр Зур Нөркәйдә эшмәкәр Фаяз Сәлимгәрәев тугыз машина таш кайтартып җәйдергән иде. Илнур Хафизов үзләре яши торган Мәктәп урамын, Дамир Гинятуллин тыкрыкларны карап тордылар. Кече Нөркәйдә Венер Кәримов ел саен берничә машина таш кайтарта килде. Аларга авыл халкының ирештергән рәхмәте чиксез. Дамирга, аның кебек үк депутатыбыз Хәлил Шәйхразыевка мондый эшләрдә даими ярдәм-нәре өчен үз рәхмәтемне җиткерәм.
Юллар белән шулай интеккәч, үзара салым акчаларын без аларны рәтләүгә юнәлтергә планлаштырган идек. Халык моны аңлап, референдумда да актив булды, хәзер акчалар җыела башлагач һәм эшләр "ходка" киткәч, юлларны карагыз гына, кирәксә, акча тагын бирәбез, диючеләр бар хәтта.
Үзара салымны без бер кешедән 200 сум күләмендә җыярга килешендек. Ул барлыгы 88000 сум җыелырга тиеш. Бүгенгә 53000 сум җыелды һәм ул акчаларга уналты машина бут ташы алып кайттык. Венер Кәримов җитәкчелегендә биш егет үз машиналары белән аны Азнакай районының Кәкре Елга авылы таш карьерыннан ташыдылар. Бер машина таш 4300 сум тора.
Әле акчаларны җыеп бетерәсебез бар, яңа елга чыккач, хөкүмәт тарафыннан да бу акчаларга биреләсе өстәмәләрне (җыелган акчаның бер сумына - дүрт сумнан, дип беләбез) алырбыз, дип ышанабыз. Эшләр дә әз түгел җирлектә. Зур Нөркәй ягындагы чүплекне бетерергә тиешбез. Киләсе елга ул тирәне чистартып, күл буен, Күл буе чишмәсен төзекләндерергә планлаштырабыз. Шулай ук авыл уртасындагы Сабит чишмәсен дә яңартасы бар.
Республика Министрлар Кабинетының 909 нчы санлы (22.11.2013) карарыннан: "...трансферт күләме авыл җирлекләренең казначылык счетларына күчкән үзара салымның дүртләтелгән күләменә тигез. Акчалар, гаризалар нигезендә, отчет кварталы беткәннән соң күчерелә..."
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев