"Сарман" агрофирмасында чәчүгә керештеләр
«Сарман» агрофирмасында язгы кыр эшләре көннән-көн киңрәк колач ала. Игенчеләр уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне тукландыруда эшлиләр. 11 апрельдә алар дым каплауга чыктылар. - Әлегә көнгә 20-30 гектардан артык эшләп булмый, җир бар урында да өлгермәгән, - диләр Кәүҗияк бүлекчәсендә туңга сөрелгән басуларны тырмалауда эшләүче механизаторлар Ринат Сәгъдәтов һәм Айдар Рәхимов. Шул...
«Сарман» агрофирмасында язгы кыр эшләре көннән-көн киңрәк колач ала. Игенчеләр уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне тукландыруда эшлиләр. 11 апрельдә алар дым каплауга чыктылар.
- Әлегә көнгә 20-30 гектардан артык эшләп булмый, җир бар урында да өлгермәгән, - диләр Кәүҗияк бүлекчәсендә туңга сөрелгән басуларны тырмалауда эшләүче механизаторлар Ринат Сәгъдәтов һәм Айдар Рәхимов.
Шул ук бүлекчәдә Ринат Илдарханов «Нью-Холланд» тракторы белән арпа чәчүгә дә чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев