Районда шикәр чөгендере 7754 гектарда үстерелде
Районда шикәр чөгендере 7754 гектарда үстерелде. 25 сентябрьгә ул 4070 гектардан казылып, аның һәр гектарыннан уртача 280 центнер уңыш алына. Зәй шикәр заводына 65152 тонна татлы тамыр озатылды. - Былтыр шикәр чөгендеренең һәр гектарыннан уртача 380 центнер алган идек, быел, күргәнегезчә, уңыш кимрәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...
Районда шикәр чөгендере 7754 гектарда үстерелде. 25 сентябрьгә ул 4070 гектардан казылып, аның һәр гектарыннан уртача 280 центнер уңыш алына. Зәй шикәр заводына 65152 тонна татлы тамыр озатылды.
- Былтыр шикәр чөгендеренең һәр гектарыннан уртача 380 центнер алган идек, быел, күргәнегезчә, уңыш кимрәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов. - Сабый баланы карагандай тәрбияләсәк тә, май аенда һәм июнь башында яңгырлар булмау уңышка сукты. Чөгендер башка культураларга караганда икеләтә, өчләтә артык дым таләп итә. Ә бездә явым-төшемнәрнең соңгы елларда хәтта күпьеллык уртача күрсәткечләргә җиткәне дә юк. Шулай да гектарыннан 300 центнер алып төгәлләрбез, дип көтәбез.
Әлегә агрофирмаларда күрсәткечләр аерыла. "Сарман" агрофирмасында чөгендернең һәр гектарыннан - 280, "Җәлил" агрофирмасында 260 центнер уңыш алалар. "Нөркәй" агрофирмасында аның гектарыннан 320 центнер уңыш чыга. Биредә ул 2600 гектар мәйданда чәчелгән иде. Агрофирманың чөгендер игү белән шөгыльләнүче звеносы җитәкчесе Рөстәм Разумбетов чөгендер чәчеләсе мәйданнарда җирнең көздән "Кевонь" агрегатлары белән эшкәртелүен, чүп чыккан мәйданнарның тирәнәйтелеп чыгуын, 1300 гектарында известьләү дә үткәрелүен сөйли. Билгеле инде, чөгендер өчен иң яхшы элгәр - көзге культуралар. Биредә дә ул шундый җирләргә урнаштырылган.
- Чөгендерне 1 майдан 10 майга кадәр чәчтек. - ди Рөстәм. - Ул һәр гектарга 4 центнер исәбеннән катлаулы ашлама һәм 2,5 центнердан аммиак селитрасы кертеп чәчелде. Үсеш чорында чүп үләннәренә каршы өч тапкыр гербицидлар белән эшкәрттек. Алуга 31 августта керешкән идек. Башта, үсә дә торыр, шикәре дә артыр, дип, бер генә сменада эшләдек. Инде сентябрьнең 18еннән эш ике сменада, дөресрәге, тәүлек әйләнәсе бара. Өч "ROPA" комбайны, бер төягечебез бар. Комбайннарда Василий Филимонов һәм Искәндәр Нигъмәтҗанов, Ринат Шириев һәм Наил Әхмәтшин, Гөлүс Фәрхетдинов һәм Руслан Миңнегалиев алмашлап эшлиләр. Төягечтә Илфат Йосыповны үз сменасында Рамил Салихов алыштыра. Заводка көн саен 100-120 машина чимал китә, бу - 1500-1800 тонна дигән сүз. Һәр комбайн тәүлеккә 20шәр гектардан чөгендер ала, эшләр шулай барганда, аны алуны октябрь азагына төгәлләрбез, дип торабыз.
Басуда сыйфатлаучылар да бар. Төягеч чүмеченә эләкми калган чөгендерләрне Җәүдәт Салихов һәм Айрат Камалов җыйнаштырып, Азат Камаловның "КУН-10" төягеченә салалар. Шулай, күпме көч кертеп үстерелгән, күпме тир түгелгәч, "тозлы" булырга тиешле "татлы тамыр"ның берсен дә әрәм итәргә тырышмыйлар.
"Нөркәй" агрофирмасында чөгендер игүгә җаны-тәне белән бирелгәннәр эшли. Мәсәлән, Василий Филимонов инде егерме ел - шушы эштә. Вахитов исемендәге хуҗалык булып эшләгән чорларда ук алдынгылар сафында барды ул. Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын да юкка гына алмады.
Бездә халык эшчән, - ди Рөстәм дә. - Юкка-барга зарланмыйлар, хезмәтләренең тиешле бәяләнүен белеп, бер минутны да әрәм итмәскә тырышып эшлиләр. Ә тырыш, булдыклы кешенең тормышы да матур.
Табигатьтә - көз - муллык чоры. Көннәре дә, авыл кешесенә бар үстергәнен җыеп алырга мөмкинлек бирим дигәндәй, аяз, матур тора. Бәрәкәтле уңышлар булсын да, тормышларыбыздан иминлек китмәсен.
Сүз уңаеннан
Хуҗалыкларда рапс суктыру, силос салу дәвам итә. Рапсның һәр гектарыннан уртача 12 центнер уңыш алына. Кукуруз 2500 гектардан урдырылды, 20300 тонна силос салынды. Җирне төп эшкәртү 44500 гектарда башкарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев