Районда күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабу төгәлләнде
Районда терлек азыгы әзерләү, игеннәрне тәрбияләү эшләре дәвам итә. 33000 тонна сенаж, 4200 тонна печән, 62 тонна яфраказык әзерләнде. 7100 гектарда чәчелгән күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабу төгәлләнде. 300 гектарда люцерна һәм клевер орлыкка калдырылды. Ул участокларда корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртүләр үткәрелде. Соңрак чәчелгән язгы бодай, арпа мәйданнарында, явымлы һава...
Районда терлек азыгы әзерләү, игеннәрне тәрбияләү эшләре дәвам итә. 33000 тонна сенаж, 4200 тонна печән, 62 тонна яфраказык әзерләнде. 7100 гектарда чәчелгән күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабу төгәлләнде. 300 гектарда люцерна һәм клевер орлыкка калдырылды. Ул участокларда корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртүләр үткәрелде.
Соңрак чәчелгән язгы бодай, арпа мәйданнарында, явымлы һава тору сәбәпле, гөблә (үлән бете) күренә башлады. Шунлыктан бу басуларда чүп үләннәренә, гөбләгә һәм авыруларга каршы комплекслы эшкәртүләр алып барыла. Ә барлыгы чүп үләннәренә каршы - 75000, корткыч бөҗәкләргә каршы - 41000. Авыруларга каршы 14000 гектар мәйданнар эшкәртелде. Көзге чәчү өчен 10500 гектарда җир әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев