Районда комбайнчыларны бүләкләделәр
Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, комбайнчылар янында булып, алар арасында барган ярышның икенче җидекөнлеге җиңүчеләрен бүләкләделәр. «Нью-Холланд» комбайннарында эшләүчеләрдән бу юлы беренчелекне «Җәлил» агрофирмасыннан Максим Григорьев яулады. Икенче урында - шул ук агрофирмадан Рәис Фазлыев....
Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, комбайнчылар янында булып, алар арасында барган ярышның икенче җидекөнлеге җиңүчеләрен бүләкләделәр. «Нью-Холланд» комбайннарында эшләүчеләрдән бу юлы беренчелекне «Җәлил» агрофирмасыннан Максим Григорьев яулады. Икенче урында - шул ук агрофирмадан Рәис Фазлыев. Өченче урынны «Сарман» агрофирмасыннан Рамил Әһелтдинов алды. «Клаас» комбайннарында эшләүчеләрдән беренче ике урын шулай ук «Җәлил»дә - Руслан Кәлимуллин белән Владислав Бигимовта. «Өченче урында - «Сарман» агрофирмасыннан Ринат Сәгъдәтов. Игеннәрне теземнәргә салучылар арасында иң яхшы күрсәткеч - «Нөркәй» агрофирмасыннан Сәлмән Шакировта. Икенче урында - «Сарман»нан Марсель Сәлахиев, өченчедә - «Җәлил»дән Наил Кыямов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев