Район оешмалары яфраказык әзерләүдә катнашалар
Район хуҗалыкларында яфраказык әзерләү бара. Бу эштә аларга, электән килгән гадәт буенча, оешмалар, учреждениеләр дә ярдәмгә килә. Заманалар үзгәреп, һәр тармакка нинди генә яңалыклар кермәсен, терлек асрауда нинди генә яңа технологияләр кулланылмасын, маллар өчен себерке әзерләү гадәте яшәвен дәвам итә. Үзең бөртекләп әзерләгән юкә, имән себеркеләренә, әрем, кузгалак кебек дару...
Район хуҗалыкларында яфраказык әзерләү бара. Бу эштә аларга, электән килгән гадәт буенча, оешмалар, учреждениеләр дә ярдәмгә килә.
Заманалар үзгәреп, һәр тармакка нинди генә яңалыклар кермәсен, терлек асрауда нинди генә яңа технологияләр кулланылмасын, маллар өчен себерке әзерләү гадәте яшәвен дәвам итә. Үзең бөртекләп әзерләгән юкә, имән себеркеләренә, әрем, кузгалак кебек дару үләннәренә җитәме соң?! Алдыннан андый нигъмәтләр өзелмәгән бозау, бәрәннәр чирләргә дә бирешми. Әби-бабаларыбыз белми эшләмәгән инде.
- Яфраказык әзерләү вакыты керде инде, - ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы Альберт Шәрипов. - Район буенча 4694 центнер яфраказык, 400 центнер дару үләннәре әзерләргә кирәк. Без дару үләннәрен, вакытына карап, язда ук әзерли башладык. Хәзер бака яфрагы, үги ана яфрагы, сукыр кычыткан, гөлбадран, ачы һәм кара әрем, башка үләннәр җыела, себерке әзерләнә. Аларны әзерләү таләпләрен авыл кешесе яхшы белә: себеркеләр ике-өч килограммлы итеп, нәзек ботаклардан гына ясала, җиләс күләгә урыннарда киптерелә. Аның өчен юкә, имән генә түгел, миләш, каен, усак, зирек, чикләвек куагы ботаклары да ярый.
Берләшмә коллективы, башкаларга үрнәк тә күрсәтербез, дип, беренчеләрдән булып яфраказык әзерләүгә чыкты. Алдыбызда өч тонна себерке, бер тонна дару үләннәре җыю бурычы тора. Бу атнада тагын өмә ясарга әзерләнеп торабыз. Башка оешмалар, учреждениеләр дә бу эштә актив катнашырлар дип ышанабыз. Алар аерым авыл җирлекләренә беркетелгән. Ә аларга, үз чиратында, яфраказык һәм дару үләннәре әзерләүнең район башлыгы тарафыннан расланган нормалары җиткерелде.
Безнең "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нә дә 15 центнер яфраказык әзерләү "йөкләмәсе" җиткерелде. Берочтан берничә куянның койрыгын тотып - себерке җыеп, табигать матурлыгы белән хозурланып, урман һәм болын һавасы сулап, уңай кичерешләр туплап кайтасы булыр инде.
Сүз уңаеннан
Район буенча 4694 центнер - яфраказык, 400 центнер дару үләннәре әзерләү планлаштырыла. 17 нче июньгә 17 тонна яфраказык әзерләнде.
Шулай ук укыгыз:
Районда терлекләр өчен яфраказык әзерләнә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев