Реклама
Авыл хуҗалыгы
Минстр күргәннәреннән канәгать
Бүген районда эшлекле визит белән республика Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булды. Ул кыр эшләренең барышы белән танышты, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Басуларны вертолеттан карап әйләнгәннән соң Марат Әхмәтов аграр көллият биләмәләрендә тукталды. Биредә ул янәшә урнашкан көзге бодай һәм арпа җирләрен...
Бүген районда эшлекле визит белән республика Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булды. Ул кыр эшләренең барышы белән танышты, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Басуларны вертолеттан карап әйләнгәннән соң Марат Әхмәтов аграр көллият биләмәләрендә тукталды. Биредә ул янәшә урнашкан көзге бодай һәм арпа җирләрен карады. «Яз явымлы килде, дисәк тә, туфракта дым чәчрәп тормый, - диде ул. - Билгеле, арпа тамыры дым артыннан аска китә. Шулай да дым саклау чаралары күрү комачау итмәс. Күршеләр булсагыз да, Азнакайда һәм Мөслимдә явым-төшем күбрәк булган. Сездә системалы эшли торган «Агрокөч төркеме» бар, икмәксез калырсыз, дигән шигем юк».
Ул вертолеттан күргәннәре белән, аеруча «Нөркәй» агрофирмасы басуларыннан канәгать булуын әйтте. Аграр көллият басуларына да әйбәт бәя бирде. Җирләрне известьләү мәсьәләсенә тукталып, Марат Әхмәтов басуда, чагыштыру өчен, бер-ике буй җирне известьләми калдырырга кирәк иде, диде. Ул туфракның ачылыгын киметү юнәлешендә яңалык кирәк, ә хәзер зур чыгымнар белән эшлибез, дип белдерде. Министр шулай ук «Россельхозцентр»ның район бүлекчәсе кайткан яңа лаборотория, «ЭнергоХимСервис» җәмгыятенең спутник мониторинг системасы белән танышты.
Районда чәчү эшләре барлык мәйданнарның 84 процентында башкарылды. Язгы бодай, рапс һәм кукуруз чәчүне төгәллисе бар. Үсемлекләрне чүп үләннәренә, корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртүләр бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев