Марат Әхмәтов Сарман ярминкәләрен тамаша кылды
6 февральдә районга эшлекле визиты кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов төрле хуҗалыклар һәм оешмаларда, шәхси хуҗалыкларда җитештерелә торган продукциядән, кул эшләреннән төзелгән һәм ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең – 75 һәм районның 90 еллыгына багышланган ярминкәләр һәм район мәдәният йортында оештырылган күргәзмәне карады, оешма җитәкчеләре белән әңгәмә корды.
Ярминкәләр һәм күргәзмәләрне карау барышында товарларның ассортименты, аларны җитештерү ысуллары белән кызыксынды, сарманлылар белән аралашты.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев