Кәҗә, кәҗәкәй
Халык элек-электән кәҗә сөтенең могҗизалы сыйфатларга ия икәнен һәм аны эчкән кешенең авыр чирләрдән дә дәвалана алганына ышанган. Гиппократ үпкә авыруыннан кәҗә сөте белән дәваланырга чакырган, Әбүгалисина исә, "кәҗә сөтен эчкән кешегә картлык маразмы янамас",- дигән. Хәзерге заман белгечләре әйтүенчә, кәҗә сөтенең составында шактый күп файдалы матдәләр һәм минераллар бар....
Халык элек-электән кәҗә сөтенең могҗизалы сыйфатларга ия икәнен һәм аны эчкән кешенең авыр чирләрдән дә дәвалана алганына ышанган. Гиппократ үпкә авыруыннан кәҗә сөте белән дәваланырга чакырган, Әбүгалисина исә, "кәҗә сөтен эчкән кешегә картлык маразмы янамас",- дигән.
Хәзерге заман белгечләре әйтүенчә, кәҗә сөтенең составында шактый күп файдалы матдәләр һәм минераллар бар. Сеалин кислотасы иммунитетны ныгыта. Кальций - сөякләр, тырнаклар һәм чәчләр өчен, калий - йөрәк системасына, ә кобальт - матдәләр алмашына кирәк. Фосфатлар һәм аксымнар ашказаны чирләреннән дәваларга мөмкин.
Белгеч киңәше
Әлфия Миңнәхмәтова, ветеринария берләшмәсе табибы:
- Кәҗә үрчетүгә килгәндә, ул елга ике- өч бәрән китерә. Уртача тугыз-ун ел яши, иң күп дигәндә - унҗиде ел. Кайбер сөтләч токымлы кәҗәләр тәүлеккә сигез литрга якын сөт бирергә сәләтле.
Кәҗә сатып алганда, бик игътибарлы булырга кирәк. Барысы да мөһим: нәселе дә, кыяфәте дә. Яхшы кәҗә, йөргәндә, сак һәм әкрен була. Киң һәм күләмле гәүдә - үпкәләренең яхшы хәлдә булуының күрсәткече. Йоны нечкә, имчәкләре матур формада булырга тиеш.
Шулай ук кәҗә сөте ярдәмендә атеросклероз, йоткылык тоту, бавыр чирләрен, маңкалау һәм эч катуны дәвалыйлар.
Кәҗә сөтен халык медицинасында куллану
- Хроник бронхит вакытында бер чынаяк сөткә аш калагы бал салып, көнгә өч тапкыр эчәргә;
- Ютәл вакытында кәҗә сөтен кайнатып эчәргә;
- Җенси көчсезлекне дәвалау өчен дә кәҗә сөтендә пешкән шалкан ашарга яки 1 стакан әстерхан чикләвеген сөт белән ашарга тәкъдим ителә;
- Гипертониядан сөттә кишер орлыкларын кайнатып эчәргә киңәш итәлә;
- Геморройдан ач карынга эремчек суы эчәргә, ә организмны чистартыр өчен эремчек суына ике чәй калагы тоз салырга;
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев