Иң югары уңыш — "Нөркәй" агрофирмасында
Татарстан төп азык продуктлары белән үз-үзен тулысынча диярлек тәэмин итә. Моңа исә югары җитештерүчәнлек, агросәнәгать комплексын тотрыклы үстерү белән ирешелә. Республика хөкүмәтенең сәясәте дә нәкъ шуңа юнәлтелгән: хуҗалык итүнең алдынгы формаларын җәелдерү, авылга инвестицияләрне мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү, аның социаль мәсьәләләренә игътибарны арттыру. Болар барысы да безнең районда да...
Татарстан төп азык продуктлары белән үз-үзен тулысынча диярлек тәэмин итә. Моңа исә югары җитештерүчәнлек, агросәнәгать комплексын тотрыклы үстерү белән ирешелә. Республика хөкүмәтенең сәясәте дә нәкъ шуңа юнәлтелгән: хуҗалык итүнең алдынгы формаларын җәелдерү, авылга инвестицияләрне мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү, аның социаль мәсьәләләренә игътибарны арттыру.
Болар барысы да безнең районда да ачык чагылыш таба. 32 гаилә фермасы уңышлы эшләп килә, 17 башлап эшләүче крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Кече сөт фермалары төзергә теләүчеләр хөкүмәт ярдәменнән файдаланалар, быел да җиде кеше 200 мең сумлык субсидияләр алды. Шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен ташламалы кредитлардан файдаланучылар күп. Кече хуҗалык итү формаларын үстерү белән беррәттән, югары технологияле эре комплекслар төзү, аларны үзгәртеп кору эшләре дә бара. Районда уңышлы эшләүче инвестор - «Агрокөч төркеме» җәмгыяте фермаларда капиталь ремонт уздыру, силос-сенаж базлары ясау, техникаларны яңарту юнәлешендә, гомумән, авыл хуҗалыгы тармагын яңабаштан «коралландыру»га игътибарны арттырды. Быел игенчелеккә булган кертемнәр дә үз-үзен аклады, дияргә буладыр. Язгы кыр эшләре вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылды, бүген игенче үз хезмәтенең уңышын җыя - басу-кырларда урак гөрли.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 4 августка бөртеклеләрне җыю 23829 гектарда башкарылган. Ә алар 49100 гектарда чәчелгән иде. Димәк, урак тиешле мәйданнарның 49 процентында башкарылган. Узган елның шул ук чорында ул 25 процент иде. Бер гектардан уртача 35,8 центнер уңыш чыга, тулаем җыем 85382 тонна тәшкил итә.
- Иң югары уңыш - гектарыннан уртача 41,6 центнер - «Нөркәй» агрофирмасында, - ди авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов. - «Сарман» агрофирмасында бу күрсәткеч - 35,6, «Җәлил»дә 31 центнер тәшкил итә. Игене алынган басулардан саламы җыелып, эшкәртелә. Шикәр чөгендере чәчү әйләнешендәге басуларда салам туратып сиптерелә. Киләсе елга әлеге культура игеләчәк басулар, гектарына 2,6 центнер исәбеннән хлорлы калий, 1,3 центнердан аммофос кертелеп, «Хорш» агрегатлары белән эшкәртеләләр.
Бүген хуҗалыкларда арпа һәм көзге бодай суктыралар. «Җәлил» агрофирмасында көзге бодайны суктыру төгәлләнде инде. «Сарман» агрофирмасында исә арпаны суктырып бетерделәр. Биредә ул 2490 гектарда чәчелгән иде, һәр гектардан уртача 35,2 центнер уңыш алдылар. «Җәлил»дә арпаның һәр гектарыннан - 36,4 центнер, «Нөркәй»дә исә 42,7 центнер бөртек суктыралар. Биредә көзге бодайның уңышы да 42,2 центнер тәшкил итә. «Сарман» агрофирмасында аның һәр гектарыннан- 36,2, «Җәлил»дә 30,2 центнер уңыш чыга. Район буенча көзге шепкән, арыш, борчак суктыру төгәлләнде. Борчакның һәр гектарыннан уртача - 20, арыштан 25 центнер уңыш алынды. Май ясау өчен игелә торган шепкән 10 центнер уңыш бирде.
Игеннәр һәр көнне 1700-1800 гектардан суктырыла. Арпа артыннан язгы бодай да өлгереп килә һәм, әйтергә кирәк, бик тиз, чөнки явым-төшемнәр юк. «Сарман» агрофирмасында язгы бодайны суктыруга керештеләр инде. Көннәр болай торса, югалтуларга юл куймас өчен, эш темпларын арттырырга туры киләчәк. Фермерларга исә Илнур Салихов эшләрне тизләтергә киңәш итә. Алар карамагында 3831 гектар җирләр бар, һәм игеннәрнең әле 1207 гектары гына җыеп алынган.
Республика илнең авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүче регионнары арасында тотрыклы рәвештә лидерлар рәтендә бара. Моңа Сарман районы да лаеклы өлеш кертә. Безнең өчен быелгы урак нәтиҗәләре дә куанычлы булыр, игенчеләребез хезмәте табыннарны ямьләр, дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев