САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыюны - кызу темплар белән

"Сарман" агрофирмасы хезмәтчәннәре вакытның һәр мизгеленнән нәтиҗәле файдаланырга тырышалар. Бүгенге көндә алар 3646 гектарда чәчелгән арпаның 1400 гектарында уңышны җыеп алганнар. Ә ул сөендерерлек - гектарыннан 36,4 центнер тәшкил итә. Элеваторга барлыгы 2090 тонна арпа озатканнар. Ә арыш - 400 тонна, көзге бодай 510 тонна озатылган. Уңганлыклары белән аеруча механизаторлар...

"Сарман" агрофирмасы хезмәтчәннәре вакытның һәр мизгеленнән нәтиҗәле файдаланырга тырышалар. Бүгенге көндә алар 3646 гектарда чәчелгән арпаның 1400 гектарында уңышны җыеп алганнар. Ә ул сөендерерлек - гектарыннан 36,4 центнер тәшкил итә. Элеваторга барлыгы 2090 тонна арпа озатканнар. Ә арыш - 400 тонна, көзге бодай 510 тонна озатылган. Уңганлыклары белән аеруча механизаторлар Ф.Тимербаев, Д.Кәлимуллин, Р.Сәгъдәтов, И.Хафизов аерылып торалар. Аларның һәркайсы 3000 центнерга якын икмәк суктырган. Д.Уразаев, А.Хәсәнов, Р.Талыйпов, М.Гайнуллин, И.Нурисламов, Р.Әхмәдишин да алардан калышмаска тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев