САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Техникаң булсын төзек

Элеккерәк елларда без төрле лозунглар, чакырулар астында эшләргә ярата идек. Алар үзләренә күрә бер стимул да, тәрбия чарасы да булгандыр. Чынбарлыктан алып әйтелгән «Техникаң булса төзек, эшеңдә булмас өзек», кебек сүзләр бүген дә актуальлекләрен югалтмыйлар. Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең район бүлеге дә шушы принципны алга куеп эш йөртә. Техникаларның төзеклеге...

Элеккерәк елларда без төрле лозунглар, чакырулар астында эшләргә ярата идек. Алар үзләренә күрә бер стимул да, тәрбия чарасы да булгандыр. Чынбарлыктан алып әйтелгән «Техникаң булса төзек, эшеңдә булмас өзек», кебек сүзләр бүген дә актуальлекләрен югалтмыйлар.
Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең район бүлеге дә шушы принципны алга куеп эш йөртә. Техникаларның төзеклеге өчен, билгеле, аларның хуҗалары җаваплы. Тик идарә аларны контрольли, төзек булмаган хәлдә юлга, эшкә чыгуларын кисәтә. Хуҗалыклардагы, оешма-предприятиеләрдәге үзйөрешле техникаларны, арбаларны исәпкә алу, теркәү, аларга техник караулар уздыру идарәгә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1291нче (13.12.1993) һәм 938 нче (12.08.1994) карарлары белән йөкләтелгән. ТР Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең 202 нче боерыгы (25.12.2012) нигезендә, районның оешма-предприятиеләрендә, агрофирмаларда, шәхси һәм фермер хуҗалыкларында булган үзйөрешле техникаларга һәм аларның арбаларына техник караулар башланды. Традиция буенча, быел да, оешма-предприятиеләрнең, агрофирмаларның баш инженерлары катнашында, күргәзмә техник караулар үткәрелде. Алар 14 нче мартта «Татавтодор» ААҖ Чаллы филиалының Сарман участогында узды.
Участок район эчендә гомуми файдаланудагы региональ әһәмияткә ия 234 километр юлларны карап тора. Моңа юллар ремонты, аларны кардан чистарту, юл билгеләрен карап, яңартып тору, күперләрне (алар карамагында 19 күпер) тәртиптә тоту кебек эшләр керә. Коллективта 38 кеше хезмәт куя. Тракторчылар, шоферлар арасында берничә техникада эшләүче универсаллар да бар, диләр коллективта. Айдар Рәхимов, Мөнип Миргасимов, Айдар Миңнуллин кебек шоферлар, тракторчылардан Равил Абдуллин, Рамил Хафизов, Рафаэль Харисов, Григорий Сахуриев һәм башкалар белән урынлы горурланалар биредә. Техникалар саны исә 27 берәмлек тәшкил итә. Аларның 10сы - тракторлар һәм махсус юл техникасы. Соңгы елларда техникаларны яңарту мөмкинлеге булган, аларның 80 проценты яңа, диделәр.
Техник карауларга 10 трактор һәм махсус юл техникасының барысы да куелган иде, һәм алар сынауны уңышлы үттеләр. Аларның техник торышлары (тормозларының, тавыш сигналының, руль идарәсенең, яктырту приборларының һ.б. төзеклеге), тракторчының техника йөртүгә таныклыгы, медицина белешмәсе, аптечка, утсүндергеч, авария сәбәпле туктау билгесе булу, тракторның маркасы, дәүләт теркәү билгесенең, номерларның машина паспортында һәм теркәү турындагы таныклыкта тәңгәл килүләре, кыскасы, техник карауларда соралган барлык таләпләр «энә күзеннән үткәрелде».
- Мондый күргәзмә техник караулар үткәрү оешма-предприятиеләрдә әзерлекне көчәйтергә, башкаларга үрнәк алырдай нәрсәләрне күрсәтергә мөмкинлек бирә, - ди техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге начальнигы Артур Кузьмин. - Шунысы куанычлы: бар җирдә дә тәҗрибәле инженерлар эшли. Техник карауларда проблемалар тумас, дип ышанам.
«Җәлил» агрофирмасында техник караулар 18 нче марттан 20 нче марткача узачак. 25еннән 27сенә кадәр - «Сарман» агрофирмасы, 28еннән 30ына кадәр «Нөркәй» агрофирмасы техникалары карауга бастырылырга тиеш. 29 нчы мартта бу чара аграр көллияттә узачак. Апрель аенда булачак техник караулар графигын газетаның алдагы саннарында бирербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев