САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Минстр күр­гән­нә­рен­нән ка­нә­гать

Бү­ген ра­йон­да эш­лек­ле ви­зит бе­лән рес­пуб­ли­ка Премь­ер-ми­нист­ры урын­ба­са­ры - авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нист­ры Ма­рат Әх­мә­тов бул­ды. Ул кыр эш­лә­ре­нең ба­ры­шы бе­лән та­ныш­ты, ху­җа­лык җи­тәк­че­лә­ре, авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры бе­лән оч­раш­ты. Ба­су­лар­ны вер­то­лет­тан ка­рап әй­лән­гән­нән соң Ма­рат Әх­мә­тов аг­рар көл­ли­ят би­лә­мә­лә­рен­дә тук­тал­ды. Би­ре­дә ул янә­шә ур­наш­кан көз­ге бо­дай һәм ар­па җир­лә­рен...

Бү­ген ра­йон­да эш­лек­ле ви­зит бе­лән рес­пуб­ли­ка Премь­ер-ми­нист­ры урын­ба­са­ры - авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нист­ры Ма­рат Әх­мә­тов бул­ды. Ул кыр эш­лә­ре­нең ба­ры­шы бе­лән та­ныш­ты, ху­җа­лык җи­тәк­че­лә­ре, авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры бе­лән оч­раш­ты.

Ба­су­лар­ны вер­то­лет­тан ка­рап әй­лән­гән­нән соң Ма­рат Әх­мә­тов аг­рар көл­ли­ят би­лә­мә­лә­рен­дә тук­тал­ды. Би­ре­дә ул янә­шә ур­наш­кан көз­ге бо­дай һәм ар­па җир­лә­рен ка­ра­ды. «Яз явым­лы кил­де, ди­сәк тә, туф­рак­та дым чәч­рәп тор­мый, - ди­де ул. - Бил­ге­ле, ар­па та­мы­ры дым ар­тын­нан ас­ка ки­тә. Шу­лай да дым сак­лау ча­ра­ла­ры кү­рү ко­ма­чау ит­мәс. Күр­ше­ләр бул­са­гыз да, Аз­на­кай­да һәм Мөс­лим­дә явым-тө­шем күб­рәк бул­ган. Сез­дә сис­те­ма­лы эш­ли тор­ган «Аг­ро­көч төр­ке­ме» бар, ик­мәк­сез ка­лыр­сыз, ди­гән ши­гем юк».

Ул вер­то­лет­тан күр­гән­нә­ре бе­лән, ае­ру­ча «Нөр­кәй» аг­ро­фир­ма­сы ба­су­ла­рын­нан ка­нә­гать бу­лу­ын әйт­те. Аг­рар көл­ли­ят ба­су­ла­ры­на да әй­бәт бәя бир­де. Җир­ләр­не из­весть­ләү мәсь­ә­лә­се­нә тук­та­лып, Ма­рат Әх­мә­тов ба­су­да, ча­гыш­ты­ру өчен, бер-ике буй җир­не из­весть­лә­ми кал­ды­рыр­га ки­рәк иде, ди­де. Ул туф­рак­ның ачы­лы­гын ки­ме­тү юнә­ле­шен­дә яңа­лык ки­рәк, ә хә­зер зур чы­гым­нар бе­лән эш­ли­без, дип бел­дер­де. Ми­нистр шу­лай ук «Рос­сель­хоз­центр»­ның ра­йон бү­лек­чә­се кайт­кан яңа ла­бо­ро­то­рия, «Э­нер­го­Хим­Сер­вис» җәм­гы­я­те­нең спут­ник мо­ни­то­ринг сис­те­ма­сы бе­лән та­ныш­ты.

Ра­йон­да чә­чү эш­лә­ре бар­лык мәй­дан­нар­ның 84 про­цен­тын­да баш­ка­рыл­ды. Яз­гы бо­дай, рапс һәм ку­ку­руз чә­чү­не тө­гәл­ли­се бар. Үсем­лек­ләр­не чүп үлән­нә­ре­нә, корт­кыч бө­җәк­ләр­гә кар­шы эш­кәр­тү­ләр ба­ра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев