САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Февраль аенда яхшы нәтиҗә күрсәткән терлекчеләр бүләкләнде

Алдынгы терлекчеләрне тәбрикләү тантанасының чираттагысы - февраль ае нәтиҗәләре буенча якшәмбе көнне узды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, ветеринария берләшмәсе начальнигы Илфат Солтанов катнашындагы комиссия, җиңүчеләр янында булып, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Иң күп бүләкләнүчеләр "Җәлил" агрофирмасында булды. 13 алдынгы...

Алдынгы терлекчеләрне тәбрикләү тантанасының чираттагысы - февраль ае нәтиҗәләре буенча якшәмбе көнне узды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, ветеринария берләшмәсе начальнигы Илфат Солтанов катнашындагы комиссия, җиңүчеләр янында булып, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Иң күп бүләкләнүчеләр "Җәлил" агрофирмасында булды. 13 алдынгы акчалата бүләккә ия булды. "Сарман" агрофирмасында - 8, "Нөркәй"дә 6 терлекче бүләкләнде.

Терлекчелек комплексларында

"Иң яхшы сыер саву операторы" номинациясендә:

1 урын - Кәримә Карамова ("Сарман" агрофирмасы, "Кәүҗияк")

2 урын - Нәфисә Шәфигуллина ("Сарман" агрофирмасы, "Кәүҗияк")

3 урын - Гөлфира Закирова ("Нөркәй" агрофирмасы, "Юлтимер")

"Иң яхшы терлекче" номинациясендә:

1 урын - Илгиз Корбанов ("Сарман" агрофирмасы, "Кәүҗияк")

2 урын - Динар Миңнеханов ("Сарман" агрофирмасы, "Кәүҗияк")

3 урын - Андрей Печников ("Нөркәй" агрофирмасы, "Юлтимер")

Товарлыклы-сөтчелек фермаларында

"Иң яхшы сыер саву операторы" номинациясендә:

1урын - Ринат Гарифуллин ("Җәлил" агрофирмасы, "Ләшәү Тамак")

2 урын - Диана Әшрапова ("Җәлил" агрофирмасы, "Ләшәү Тамак")

3 урын - Венера Мортазина ("Җәлил" агрофирмасы, "Иске Минзәләбаш")

"Иң яхшы терлекче" номинациясендә

1 урын - Рубис Ситдыйков ("Җәлил" агрофирмасы, "Ләшәү Тамак")

2 урын - Ринат Сәлахов ("Җәлил"агрофирмасы, "Ләшәү Тамак")

3 урын - Илмир Мансуров ("Җәлил" агрофирмасы, "Иске Минзәләбаш")

"Иң яхшы бозау караучы" номинациясендә:

1 урын - Гөлсинә Каньшина ("Нөркәй" агрофирмасы, "Шыгай")

2 урын - Кәүсәрия Дәүләтбаева ("Сарман" агрофирмасы, "Әлмәт")

3 урын - Зелфира Сафина ("Нөркәй" агрофирмасы, "Юлтимер")

"Бозау үстерүдә эшләүче иң яхшы терлекче" номинациясендә:

1 урын - Рафаэль Хаҗиев ("Нөркәй" агрофирмасы, "Шыгай")

2 урын - Румил Хәйруллин ("Җәлил" агрофирмасы, "Сарайлы)"

3 урын - Иршат Газизов ("Җәлил" агрофирмасы, "Сарайлы)"

"Иң яхшы ясалма орлыкландыру технологы":

1 урын - Раушания Хәсәншина ("Җәлил" агрофирмасы, "Сарайлы)"

2 урын - Людмила Гыймадиева ("Җәлил" агрофирмасы, "Ләшәү-Тамак")

3 урын - Сурайе Миңнеханова ("Сарман" агрофирмасы, "Мортыштамак")

"Иң яхшы лаборант":

1 урын - Әлфия Гайнетдинова ("Сарман" агрофирмасы, "Кәүҗияк")

2 урын - Юлия Шәйдуллина ("Җәлил" агрофирмасы, "Ләшәү Тамак")

3 урын - Гөлнара Хисамиева ("Җәлил" агрофирмасы, "Сарайлы)"

"Хуҗалыкның иң яхшы ветеринария белгече"

1 урын - Расих Мисбахов ("Сарман" агрофирмасы, "Кәүҗияк")

2 урын - Зимфира Имамова ("Җәлил" агрофирмасы, "Иске Минзәләбаш")

3 урын - Гөлсәрия Шәяхмәтова ("Нөркәй" агрофирмасы, "Юлтимер")

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев