САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Җәлил» агрофирмасы механизаторы бишкөнлек нәтиҗәләре буенча беренче җиңүен яулады

Хәзерге вакытта районда һава торышының гына түгел, язгы кыр эшләренең дә – иң кызу вакыты.

Чәчү эшләре дә «финиш сызыгы»на якыная баралар. 3 майга район басуларының 41 меңнән артык гектар мәйданында алар тәмамланды инде. 
Кайбер культуралар чәчелеп тә беттеләр. Арпа күптән төгәлләнде. 5220 гектарда – көнбагыш, 9293 гектарда шикәр чөгендере чәчү дә тәмамланган. Бүген-иртәгә бодай чәчелеп бетәргә тиеш. Әлбәттә, язгы кыр эшләре кампаниясендә катнашучыларның тырышлыгыннан башка мондый күрсәткечләргә ирешеп булмас иде. Чираттагы героебыз – Рангазар авылы егете Руслан Осипов. 
Ул инде биш елга якын «Җәлил» агрофирмасында тракторчы-машинист вазифасын башкара. Кыр эшләре башлану белән, туган ягы басуларына чыга. 
– Җир эше белән шөгыльләнәбез: эшкәртәбез, чәчәбез. Боларны «Джон Дир» тракторы ярдәмендә башкарам. Заманча техникада эшләве рәхәт, төрле чаклар булса да, ул кыенлыклар тудырмый, – ди Руслан. 
Әйе, авырлыклар булгаласа да, уңган егет сынатмый. Сарман аграр көллиятендә белем алган якташыбыз үз эшен яратып башкара. Аның турында тулырак язманы район газетасының 5 май саныннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев