Волейбол уеннарының кичә чираттагысы узды
Волейбол уеннары буенча район чемпионаты көннән-көн кыза бара. Кичә газ оешмасы командасы белән икенче номерлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе уенчылары көч сынаштылар. Нәтиҗә 0:2 исәбен күрсәтте. "Нөркәй" агрофирмасы хезмәтчәннәре белән район электр челтәре командасы уены да 0:2 исәбе белән тәмамланды. Прокуратура, суд приставы, район суды җыелма командасы РУЭС командасын...
Волейбол уеннары буенча район чемпионаты көннән-көн кыза бара. Кичә газ оешмасы командасы белән икенче номерлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе уенчылары көч сынаштылар. Нәтиҗә 0:2 исәбен күрсәтте. "Нөркәй" агрофирмасы хезмәтчәннәре белән район электр челтәре командасы уены да 0:2 исәбе белән тәмамланды. Прокуратура, суд приставы, район суды җыелма командасы РУЭС командасын 2:0 исәбе белән җиңде. Район Башкарма комитет җыелма командасы белән "Сарман" агрофирмасы арасында барган кискен уен 2:1 исәбе белән төгәлләнде.
Материалны Альбина Сабирова әзерләде, фотолар Илгизәр Гаделшинныкы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев