Шәрләрәмә бозында хоккейчылар очрашты
Кичә Шәрләрәмә авыл җирлегендә хоккей ярышлары үтте. Боз мәйданчыгында дүрт команда очрашып, алкалы уенда көчләрен сынадылар. Нәтиҗәдә беренче урынны Мортыштамак авылы җыелма командасы яулады. Икенче урында - Тукай районының Мәләкәс командасы. Хуҗалар өченче булдылар, Петровка Завод авыл җирлеге хоккейчылары дүртенче урынны алдылар. Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләрне "Нөркәй" агрофирмасы директоры Вазыйх...
Кичә Шәрләрәмә авыл җирлегендә хоккей ярышлары үтте. Боз мәйданчыгында дүрт команда очрашып, алкалы уенда көчләрен сынадылар. Нәтиҗәдә беренче урынны Мортыштамак авылы җыелма командасы яулады. Икенче урында - Тукай районының Мәләкәс командасы. Хуҗалар өченче булдылар, Петровка Завод авыл җирлеге хоккейчылары дүртенче урынны алдылар. Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләрне "Нөркәй" агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев