Саклаубашта волейболны бөтен кеше дә уйный
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан волейбол ярышлары уздыру Саклаубашта матур традициягә әверелде. Быел аны егерменче тапкыр оештырдылар. Ярышның инициаторы һәм төп иганәчесе "Сарман" унитар предприятиесе җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев. - Елдан - ел яшьләр бу төр спортка ныграк тартыла, - ди ул. Быел ярышларда Сарман, Әлмәт, Кәүҗияк, Саклаубаш авыл...
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан волейбол ярышлары уздыру Саклаубашта матур традициягә әверелде. Быел аны егерменче тапкыр оештырдылар. Ярышның инициаторы һәм төп иганәчесе "Сарман" унитар предприятиесе җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев.
- Елдан - ел яшьләр бу төр спортка ныграк тартыла, - ди ул.
Быел ярышларда Сарман, Әлмәт, Кәүҗияк, Саклаубаш авыл җирлекләреннән командалар катнашты. Күрше Мөслим районы Табын авылыннан да кунаклар килгән иде. Спортчыларны район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Лилия Габидуллина сәламләделәр. Көчле волейболчыларның уенын күзәтергә җанатарлар да күп килгән иде. Нәтиҗәдә беренчелекне Сарман җыелма командасы алды. Икенче урында - Әлмәт, өченче урында - Кәүҗияк авыллары җыелма командалары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев