САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Спорт

Район спортчылары республикада җиңүләр яуладылар

1-2 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә зурлар арасында пауэрлифтинг буенча республика чемпионаты үткәрелде. Районның җыелма командасы анда 5 медаль яулады. Беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 1999 елгы Тимур Ваһапов һәм Рузил Әһелтдинов II урынга лаек булдылар. 84 килограммдагы үлчәүдәге хатын-кызлар арасында Гөлия Мөхәммәтҗанова шулай ук II урынны алды....

1-2 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә зурлар арасында пауэрлифтинг буенча республика чемпионаты үткәрелде. Районның җыелма командасы анда 5 медаль яулады. Беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 1999 елгы Тимур Ваһапов һәм Рузил Әһелтдинов II урынга лаек булдылар. 84 килограммдагы үлчәүдәге хатын-кызлар арасында Гөлия Мөхәммәтҗанова шулай ук II урынны алды. Ветеран хатын-кызлар арасында Рузалия Минһаҗетдинова I урынга лаек булды. Ә беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Флорит Мәкъсутов ветераннар арасында шулай ук пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде - I урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев