Чаңгы буенча республика чемпионатында безнең чаңгычылар беренче урынны алдылар
Районда узучы республика чемпионатының бүген икенче көне булды. Анда өчәр кешелек хатын-кыз һәм ир-ат командалары арасында эстафета уздырылды. Кызлар - 3 километрда, егетлэр 5 чакрымда ярыштылар. Нәтиҗәләр буенча кызлар командасы - беренче, егетлэр дүртенче булдылар. Гомуми очколар буенча район командасы беренче урынны алды. Икенче урында - Ютазы, өченчедә Саба командалары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

.jpg)
.jpg)


Нет комментариев