Сарман мөслимлеләрне кабул итте.
Кунак ашы - кара-каршы, диләр. 29 июльдә район үзешчәннәре концерт белән Мөслимгә барганнар иде, кичә алардан үзебезгә кунаклар килеп төште. Мөслимлеләр Мортышбаш авылы мәдәният йортында бик матур концерт күрсәттеләр. Райондашлар белгәнчә, әлеге мәдәният йорты үз ишекләрен, «Авыл клублары» республика программасы буенча төзелеп, узган елның декабрендә ачкан иде. Мәдәният елы кысаларында...
Кунак ашы - кара-каршы, диләр. 29 июльдә район үзешчәннәре концерт белән Мөслимгә барганнар иде, кичә алардан үзебезгә кунаклар килеп төште. Мөслимлеләр Мортышбаш авылы мәдәният йортында бик матур концерт күрсәттеләр. Райондашлар белгәнчә, әлеге мәдәният йорты үз ишекләрен, «Авыл клублары» республика программасы буенча төзелеп, узган елның декабрендә ачкан иде.
Мәдәният елы кысаларында оештырылучы бу концертларның чираттагысы 7 августта Каташ Каран авыл мәдәният йортында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев