САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Халыкара балаларны яклау көне белән котлый

01 июня 2022, 14:46

1138

0

1

Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Халыкара балаларны яклау көне белән котлый

Җәйнең беренче көнендә без гадәттәгечә матур бәйрәм – Балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Һәрберебез өчен балалар – тормышның дәвамы һәм мәгънәсе, яктылык һәм өмет, киләчәгебезнең гәүдәләнеше. Балаларны бәла–казалардан саклау һәм бәхетле итү – безнең барыбызның да бурычы.

Сарман районында талантлы балалар күп: музыкантлар, спортчылар, фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, фестивальләрдә, ярышларда җиңүчеләр. Аларның күбесе район данын республика һәм бөтенроссия ярышларында уңышлы яклап килә.

Бу бәйрәм көнендә ата-аналарга, әби-бабайларга, педагогларга, балалар һәм оныкларга үз көчләрен һәм җанын биргән, аларның киләчәге матур һәм якты булсын өчен тырыш хезмәт куйган һәркемгә рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Җәй шатлык һәм күтәренке кәеф алып килсен. Барыгызга да сәламәтлек һәм иминлек телим. Бәйрәм белән!

Сарман муниципаль район Башлыгы Ф. М. Хөснуллин

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X