САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

19 июня 2022, 08:00

1259

0

0

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Әлеге бәйрәм башкалары арасында аерым урын тота, чөнки бу көнне без кешеләр тормышын һәм сәламәтлеген саклаучыларны хөрмәтлибез. Сезнең һөнәр – чиксез игелек, игътибарлылык һәм шәфкатьлелек таләп итә торган көндәлек батырлык ул. Күңел юмартлыгы, кешелеклелек, еш кына үз–үзеңне фида кылу – чын медицина хезмәткәрләренә кирәкле бәяләп бетергесез сыйфатлар. Район үзәк хастаханәсендә, фельдшеракушерлык пунктларында авырулар тәненә сихәт ала. Сез көндәлек хезмәтегез белән һөнәри осталыгыгызны, сайлаган эшегезгә тугры булуыгызны һәм ярдәмгә килергә әзерлегегезне күрсәтәсез. Райондашларыбызның савыгып аякка баскач, яхшы кәефе дә, хезмәт уңышлары да, гомер озынлыгы да үз һөнәрегезне ни дәрәҗәдә күңел биреп, намус белән башкаруыгызга бәйле. Фидакарь хезмәтегез, түземлегегез һәм игелеклелегегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Аерым рәхмәтем ветеран-табибларга. Сезнең белемегез, тәҗрибәгез, эшкә җаваплы карашыгыз киләчәктә дә халык сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итсен. Сезгә һөнәри уңышлар һәм иртәгәге көнгә ышаныч, үзегезгә, гаиләләрегезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм муллык телим. Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев