САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Ф. М.Хөснуллинның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы

11 октября 2020, 10:23

1186

0

0

Район башлыгы Ф. М.Хөснуллинның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннарыбыз!

Сезне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!

Авыл хуҗалыгы тармагы, нефть сәнәгате белән беррәттән, Сарман районы икътисадының нигезе булып тора. Районның гына түгел, һәр гаиләнең иминлеге аграр секторның үсешенә бәйле. Ә бу җирне һәм авылны чын мәгънәсендә яраткан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең көндәлек хезмәте нәтиҗәсе.

Хөрмәтле район уңганнары! Сез районыбызның азык-төлек иминлеген тәэмин итәсез. Бөтен гомерегезне туган җиргә багышлап, авыр һәм җаваплы һөнәрегезне намус белән башкаруыгыз өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Көнне төнгә ялгап куйган хезмәтегез мактауга һәм хөрмәткә лаек. Аерым рәхмәтем – авыл хуҗалыгын үстерүгә лаеклы өлеш керткән ветераннарга. Авыл язмышына даими игътибар булдыру, авыл җирлегендә тормыш шартларын яхшырту буенча күптөрле чаралар күрелүе өчен республикабыз җитәкчелеге – Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миннихановка, Хөкүмәтебезгә, Дәүләт Советына, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Киләчәктә дә районыбызның, республикабызның үсешендә район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең дә өлеше зур, уңышларыбыз мулдан, хезмәт нәтиҗәләребез югары булыр, дип ышанам. Барыгызны да бүгенге бәйрәм белән котлап, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим. Тормышыгыз шатлык–сөенечләр белән тулып торсын, табыннарыгыз һәрчак мул булсын!

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X