САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы эшмәкәрләргә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан матур теләкләрен юллый

26 мая 2022, 10:15

630

0

0

Район башлыгы эшмәкәрләргә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан матур теләкләрен юллый

Сезне Россия эшкуарлыгы көне - энергияле һәм инициативалы кешеләр, районда икътисади һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итүгә өлеш кертүче эшлекле берләшмә вәкилләре бәйрәме белән котлыйм.
Бәйрәмнең барлыкка килүе - күпсанлы кыенлыкларга карамастан, яңа эшчәнлек төрләрен үзләштерүчеләр, районда эш урыннары булдыручылар, ахыр чиктә, район халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүчеләр хезмәтенә карата хөрмәт билгесе.
Сарман муниципаль районы территориясендә 747 кече һәм урта бизнес субъекты үз эшчәнлеген алып бара. 83 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 664 шәхси эшмәкәр, 1500 үзмәшгуль теркәлгән. 21 җәмәгать туклануы предприятиесе, 287 сәүдә объекты, 80 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Районның барлык торак пунктлары көндәлек товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин ителгән. «Сарманпотребсоюз» кооперативы тарафыннан күчмә сәүдә алып барыла.
Район эшмәкәрләре яңа идеяләрне һәм проектларны тормышка ашыруларын дәвам итәләр – бу билгеле бер талант һәм бер үк вакытта зур хезмәт, хөрмәткә һәм ярдәмгә лаек. Районда уңай мисаллар бик күп. Бүген безнең бурыч - кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын саклап калу һәм үстерү, икътисадның әлеге тармагына энергияле һәм инициативалы кешеләрне күбрәк җәлеп итү.
Барлык бизнес вәкилләренә район үсеше өчен биргән бетмәс-төкәнмәс энергиягез, үҗәтлек һәм профессиональлелегегез, социаль проблемаларны хәл итүдә катнашуыгыз, актив хәйрия эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерәм. Эшмәкәрлек идеяләренең уңышлы тормышка ашуын, ышанычлы эшлекле партнерлар, тотрыклы керемнәр, отышлы тәкъдимнәр һәм бизнесыгызның чәчәк атуын телим. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык һәм иминлек юлдаш булсын!
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев