САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев гомер бәйрәмен билгеләп үтә

09 июля 2018, 16:16

1609

0

1

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Хезмәт белән яуланган хөрмәт. Район Башкарма комитеты җитәкчесе итеп, Әлфис Фәйзрахман улы Мөхәммәтгәрәевне тәкъдим итәләр, дигән хәбәр районда тиз таралды. Мөгаен, бер дә ялгышмыймдыр, халык аның кандидатурасын уңай кабул итте.

 

 

Хезмәт баскычлары буйлап күтәрелгән еллары аны чыныктыра гына төшә, тәҗрибә тупларга ныклы җирлек тә бирә. Хәер, ишле гаиләдә бердәмлек, күмәкләшеп эшләү кебек күнекмәләр белән тәрбияләнеп үсә ул. Фәйзрахман абый белән Мәсүфә апаның бишенче баласы булып дөньяга аваз сала егет. Төпчек булуына карамастан, кемгәдер салыну, әзерне көтү дигәнне белми. Киресенчә, кечкенәдән эшләп, хезмәткә өйрәнеп үсә. Туган авылы Саклаубашта урта белем ала. Ул елларда мәктәпне тәмамлаучыларны бер елга колхозда эшкә калдыралар иде. Әлфис Фәйзрах-ман улы да “Тукай” совхозында III класслы шофер, тракторчы-машинист булып эшли башлый. Аннан армия сафларына алына. Ике ел хәрби хезмәт үтеп кайтып, Саклаубаш урта мәктәбенә машина йөртү буенча инструктор булып урнаша. Мәктәп елларыннан күңелендә йөрткән хыялы аңа һич тә тынгылык бирми. Шуны тормышка ашыру нияте белән, ул Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга керә, аны читтән торып тәмамлый. Укый да, белемнәрен практикада да файдалана. Әлфис Мөхәммәтгәрәев Иске Имән урта мәктәбендә инструктор вазифасын башкара, башлангыч хәрби әзерлек, хезмәт дәресләре алып бара башлый. Тырышлыгы, тынгысызлыгы белән аерылып торган белгечне 1996 елда “Тукай” совхозына төзелеш цехы мастеры итеп билгелиләр. Ә ике елдан Саклаубаш хуҗалыгына прораб-тәэмин итүче итеп күчерәләр. Тиз арада үзен оста оештыручы итеп таныта ул. Эшчән, үз сүзен әйтә белүче авылдашларына җирлек халкы зур өметләр баглый. Аны 1999 елда Саклаубаш авылы җирле үзидарәсе рәисе итеп сайлыйлар. Шул вакыттан алып 2016 елның декабренә кадәр – 17 ел Әлфис Фәйзрахманович авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкара.

– Үзенә дә, башкаларга да таләпчән булды, эшен җиренә җиткереп баш-карды, бүтәннәрдән дә шуны таләп итте. Аллага шөкер, уртак тел табып, аңлашып эшләдек, - ди аның урынбасары булган Гөлдания Сафина.

Саклаубаш җирлеге элек-электән алдынгы җирлекләр исемлегендә йөрде. Беренчеләрдән булып республика программалары тормышка ашкан җирлек халкы үзе дә хезмәт сөючәнлеге, матур яшәүгә омтылышы белән аерылып торды. Әлфис Фәйзрахманович җитәкчелек иткән чорларда җирлек төрле бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннар алды, грантлар отты. “Иң төзек җирлек” исеменә дә алар берничә ел рәттән лаек булдылар. “Туган як” агрофирмасы белән уртак тел табып, аңлашып эшләүләрендә дә авыл җирлеге башлыгының роле зур иде. Авыллар халкы белән дус-тату булуы аңа күп кенә җирлек мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итте. Һәр гаиләнең проблемасын үзенекедәй кабул итеп, һәр йортка барып җитте, һәрберсенең сулышын тоеп яшәде ул. Шуңа авыл халкы да үзен ихтирам итте. Җирлектә яшьләр тормышын кайгыртуга, спортны үстерүгә керткән өлеше дә зур аның. Авылда волейбол ярышлары уздыруны матур традициягә әверелдерделәр. Әлфис Фәйзрахманович инициативасы белән быел Ватанны саклаучылар көнендә ул егерменче тапкыр үткәрелде. Саклау елгасы буен төзекләндереп, ямьле ял  урыны итүе дә – аның тынгысызлыгы нәтиҗәсе. Күлдән балык тоту бәйгесен дә беренчеләрдән булып Әлфис Фәй-зрахман улы оештырды. Өстәл теннисын, милли көрәшне дә җирлектә үз итәләр. Гомумән, аның башкарган, башлап йөргән эшләре шактый. Җыеннар вакытында да җирлек халкыннан җитәкчегә карата хөрмәт, рәхмәт сүзләрен еш ишетергә туры килде. Кешелекле, ярдәмчел, туган җанлыклы, кешеләргә карата игътибарлы, диләр аның хакында. Ата-ананы хөрмәт итү ягыннан да күпләргә үрнәк ул. Тормыш иптәше Флера белән әниләрен тәрбияләп, зурлап, соңгы юлга озаттылар. Туганнары арасында булган дустанә мөнәсәбәт, бердәмлек, татулык та сокландыра. Төрле җирдә гомер кичерсәләр дә, туган авылларында Мөхәммәтгәрәевләр нигезендә очрашу аларның һәркайсына яшәү көче, тормыш яме өсти. Шатлык-сөенечләрне уртак итеп, борчу-мәшәкатьләрне бүлешеп яшиләр. Тормыш дигәнең кешене авыр сынаулар биреп, ныклыкка  сыный. Көчле рухлылар сынмый, зарланмый, булганына шөкер итеп, яшәвен дәвам итә. Әлфис Фәйзрахман улы – әнә шундыйлардан. Дөнья тәгәрмәчендә әйләнә-әйләнә, алтын урталыкка килеп җиткән көннәре аның. Алтын юбилеен җаваплы хезмәттә каршылый ул, һәм, әлбәттә, бу аңа зур бурычлар өсти. Максатчанлыгы, осталыгы киләчәктә дә халык арасында абруйлы, терәкле булып яшәргә ярдәм итсен, хезмәт юлы дәвамлы, хөрмәтле булсын иде. Һәр туар таң исәнлек-саулык, тигезлек, зур уңышлар алып килсен.

Альбина САБИРОВА

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X