САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы

01 мая 2023, 07:47

107

0

0

Район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Бу бәйрәм миллионлаган россиялеләрне берләштерә, һәм аны төрле буын вәкилләре күтәренке күңел белән каршы алалар. Чөнки ул һәр аерым кешенең, һәр гаиләнең һәм, нәтиҗәдә, районыбыз, туган республикабыз, илебез иминлегенең нигезе булган теләктәшлек, дуслык һәм бердәмлек төшенчәләрен ныгытучы, хезмәт кешесенә ихтирам хисен чагылдыручы тарихи символга әверелде. Хөрмәтле райондашлар, сезгә районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Уртак хезмәт, хезмәттәшлеккә омтылуыбыз илебезне һәм туган республикабызны көчле итсен. Яңа язлар яңа шатлыклар бүләк итсен, яңа казанышларга рухландырсын. 1 Май бәйрәме көнендә күтәренке кәеф, эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, ил-көнебезгә тынычлык һәм иминлек телим.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев