САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый

08 марта 2023, 07:53

117

0

0

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый

Кадерле хатын-кызларыбыз! Районыбызның гүзәл затлары!

Сезне чын күңелдән хатын-кызлар гүзәллеген һәм сөйкемлелеген чагылдыручы язгы илһам һәм шатлык бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм.

Бу бәйрәм Сезгә язгы рух күтәренкелеге, яхшы кәеф, шатлыклы елмаюлар, яңа якты хыяллар бүләк итсен. Һәм шул матур хыялларыгыз тормышка ашсын. Һәрберегезнең шатлык һәм хөрмәт бирүче яраткан эше булсын. Районыбыз үсеше өчен төрле өлкәләрдә куйган хезмәтегез өчен рәхмәт.

Өлкән буын вәкилләренә, хезмәт, тыл ветераннарына, күп балалы аналарга һәм ятимнәргә ана назы биргән олы җанлы ханымнарга, лачын йөрәкле уллар үстергән әниләргә, бүгенге көндә, Илебез иминлеген яклап, яуга кергән батырлар өчен үзләре теккән, бәйләгән, җыйган әйберләргә йөрәк җылысын кушып ярдәм күрсәткән барлык хатынкызларга чиксез ихтирам сүзләремне җиткерәм.

Хөрмәтле хатын-кызлар! Тормышыгызда мәңге яз булсын, кояш көлсен, кошлар сайрасын, киләчәк көннәрегез аяз һәм якты, бәхетле мизгелләргә бай булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, һәр эшегездә уңышлар, бәхет телим. Гаиләләрегездә иминлек булсын, бу матур язлар белән ил-көнебезгә, бар дөньяга тынычлык килсен.

Фәрит Хөснуллин, Сарман муниципаль районы башлыгы.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев