САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Морбаш авылында яшәүче Әзһәр абый Әюпов 90 яшен парлап каршы алды

09 апреля 2019, 09:36

961

0

0

Морбаш авылында яшәүче Әзһәр абый Әюпов 90 яшен парлап каршы алды

Ветеранның озак яшәве серенә тиз төшендек. Егерме елдан артык инде көнен иртәнге гимнастикадан башлый икән. 70 еллап умарталар карый, бал ашый.

Аңа бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов тәбрикләделәр. Гүзәл Рифкатовна Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге, “Илһамлы Сарман” китабын тапшырды. Балалары, оныклары, кода-кодагыйлары, туганнары иң матур теләкләрен җиткерделәр. ТР атказанган энергетигы Әзһәр абый тормыш иптәше Шәмсия апа белән 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, барысы да исән-саулар. 17 онык, 25 оныкчыкка да бик кадерле әби белән бабай алар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X